Гата Сәлимов

татар артисты, режиссер From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Сәлимов Гата Шәрип улы (15 декабрь, 1928, Күбәкәй, Сафакүл районы, Курган округы, Урал өлкәсе — 24 ноябрь, 1997, Чиләбе) — татар артисты, актёр, режиссёр.

Кыска фактлар Гата Сәлимов, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Thumb
Чиләбе татар театры коллективы. Беренче рәттә сулдан дүртенче Гата Сәлимов, икенче рәттә уңнан бишенче танылган татар шагыйрәсе Салисә Гәрәева. 1966 ел.

Гата Сәлимов 1928 елның 15 декабрендә Урал өлкәсе Курган округы Сафакүл районы Күбәкәй авылында туган.[1]

1950 елда Казан театр укуханәсен тәмамлаган.[2] 1951 елдан Коркино үзешчән театрында режиссер булып эшли башлый.[1]

1960 елдан татар-башкорт үзешчән сәнгать коллективын һәм Чиләбе трактор заводы мәдәният йорты каршындагы татар театрын җитәкли.[1][3][4]

Ул татар пьесалары буенча спектакльләр куя, актер булып та чыгыш ясый. Аның җитәкчелегендә 1971 елда театр коллективына халык театры исеме бирелә. Театр Курган, Чиләбе өлкәләрендә чыгышлар ясый.[5]

1990 елларда эшчәнлеге туктала,[3] Гата Сәлимов лаеклы ялга чыга.[6]

1997 елның 24 ноябрендә Чиләбе шәһәрендә вафат була.[1]

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads