Гата Сәлимов
татар артисты, режиссер From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сәлимов Гата Шәрип улы (15 декабрь, 1928, Күбәкәй, Сафакүл районы, Курган округы, Урал өлкәсе — 24 ноябрь, 1997, Чиләбе) — татар артисты, актёр, режиссёр.
Remove ads
Биографиясе

Гата Сәлимов 1928 елның 15 декабрендә Урал өлкәсе Курган округы Сафакүл районы Күбәкәй авылында туган.[1]
1950 елда Казан театр укуханәсен тәмамлаган.[2] 1951 елдан Коркино үзешчән театрында режиссер булып эшли башлый.[1]
1960 елдан татар-башкорт үзешчән сәнгать коллективын һәм Чиләбе трактор заводы мәдәният йорты каршындагы татар театрын җитәкли.[1][3][4]
Ул татар пьесалары буенча спектакльләр куя, актер булып та чыгыш ясый. Аның җитәкчелегендә 1971 елда театр коллективына халык театры исеме бирелә. Театр Курган, Чиләбе өлкәләрендә чыгышлар ясый.[5]
1990 елларда эшчәнлеге туктала,[3] Гата Сәлимов лаеклы ялга чыга.[6]
1997 елның 24 ноябрендә Чиләбе шәһәрендә вафат була.[1]
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads