Геннадий Емельянов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Геннадий Емельянов, Геннадий Егор улы Емельянов (1957 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Зәй районы, Карамалы) — хуҗалык эшлеклесе, сәясәтче, Яшел Үзән, Алабуга районнары башлыгы (2019 елга кадәр), РФ Федераль Мәҗлесенең Федераль шурасы әгъзасы (ТР Дәүләт шурасыннан Татарстан вәкиле) (2019 елның 2 октябреннан). «Бердәм Россия» сәяси фиркасе әгъзасы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1957 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Зәй районы Карамалы бистәсендә туган. «Инженер-механик» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлаган. Егерме елдан артык транспорт өлкәсендә эшләгән. 1999 елдан Геннадий Емельянов өч муниципаль районда эшләгән, Яшел Үзән һәм Алабуга районнары башлыгы вазифаларын башкарган. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булган.
Хезмәт юлы
1974—1979 — Түбән Кама пассажир автотранспорт берләшмәсендә автослесарь.
1979—1987 — Түбән Кама пассажир автотранспорт предприятиеләрендә эшли.
1987—1999 — «Камэнергостройпром» ҖБ автотранспорт колоннасы баш инженеры, директор.
1999—2004 — Яр Чаллы хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
2004—2009 — Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры.
2009—2010 — Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.
2010—2019 — Алабуга районы башлыгы, Алабуга мэры.
2019 елның 9 сентябреннән — Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты.
VI чакырылыш ТР Дәүләт Шурасының беренче утырышында Геннадий Емельянов РФ Федераль Мәҗлесе Федерация Шурасы әгъзасы — ТР Дәүләт Шурасыннан вәкил булып сайлана. Яңа сайланган сенаторның вәкаләтләре 2019 елның 2 октябреннан гамәлгә керә. Әлеге постка Геннадий Емельянов кандидатурасын ТР ДШ рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итә [1].
Remove ads
Сылтамалар
- Емельянов Геннадий Егорович. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)(рус.)
- Емельянов Геннадий Егорович 2022 елның 13 май көнендә архивланган.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads