Генри Бригс
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Генри Бригс (февраль, 1561 ел — 26 гыйнвар, 1630 ел) — инглиз математигы, Джон Непер уйлап тапкан логарифмнарны гадәти (нигезе 10 булган) логарифмнарга күчерүе белән билгеле.
Remove ads
Тормыш юлы

Көнбатыш Йоркширда (Англия) дөньяга килә. Җирле мәктәптә латин һәм грек телләрен өйрәнә, 1577 елда Кэмбридждагы Изге Джон Колледжына керә һәм аны 1581 елда тәмамлый. 1596 елда Лондондагы Гресхэм Колледжында профессор була. 1620 елда Оксфордта профессор була.
Математикага кертеме
1616 елда ул Эдинбургта Джон Непер белән күрешә. Аның фикерләрен алга этәреп, 1617 елда унарлы логарифмнарның таблицасын нәшер итә. 1624 елда ул аларны төгәлрәк исәпләп бастыра.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads