Харита

From Wikipedia, the free encyclopedia

Харита
Remove ads

ХаритаҖир өслегенең яисә аның кисәкләренең, нык кечерәйтелеп, шартлы билгеләр ярдәмендә, яссылыкта сурәтләнеше. Географик карталарның масштаблары вак була, ягъни аларда ара ераклыклары бик нык кечерәйтелә.

Кыска фактлар Кайда өйрәнелә, Нинди вики-проектка керә ...

Географик карталар глобус белән чагыштырганда гамәлдә ешрак кулланыла. Шардагы барлык рәсемнәрнең дә формалары һәм үлчәмнәре, шар өслегенең кайсы өлкәсенә ясалуга карап, төрле дәрәҗәдә үзгәреп күрсәтелә.

Remove ads

Географик карталарның төрләре

Географик карталар бер-берсеннән сурәтләнгән территориянең үлчәме, масштабы, эчтәлеге белән аерылып тора.

  • Физик карталарда төрле территорияләрнең

рельефын, елгаларын, күлләрен, шәһәрләрен сурәтлиләр. Ярымшарларныц физик картасында планетабызның бөтен өслеге сурәтләнгән.

  • Сәяси карталарда дөнья илләре һәм аларның башкалалары сурәтләнгән.
  • Билгеле бер территория халкының нинди хуҗалык тармакларында эшләгәнен күрсәтүче карталар да бар. Андый карталарны икътисади

карталар диләр.

  • Географик карталарның аерым бер төре — контурлы карталар. Аларда материкларның, диңгез, күлләр,

елгаларның кырый сызыклары, кечкенә түгәрәкләр ярдәмендә шәһәрләрнең урыны күрсәтелә. Контурлы карталар сезгә кирәкле карталар төзү өчен нигез булып тора.

Remove ads

Генерализация

Төрле типтагы карталар төзегәндә, географик объектлар сайла- нып алына һәм гомумиләштерелә. Бу процесс генерализация дип атала. Генерализацияләгәндә объектларның кырый сызыклары гадиләштерелә.

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads