Георгий Вилинбахов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Вилинбахов Георгий Вадимович (13 апрель 1949, Ленинград, РСФСР, ССРБ) — ССРБ һәм Россия тарихчысы, рус мәдәнияте тарихы, хәрби тарих һәм геральдика буенча белгеч. Тарих фәннәре докторы. Россия Федерациясе Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе — дәүләт герольдмейстеры; фәнни эшләр буенча Дәүләт Эрмитажы директор урынбасары.
Remove ads
Биографиясе
Георгий Вадимович Вилинбахов 1949 елның 13 апрелендә Вилинбахов (Вилинбахов) рус дворяннары нәселе гаиләсендә туган һәм ун икенче буын вәкиле булып тора. Әтисе — Вилинбахов Вадим Борисович (1924-1982), тарихчы һәм уфолог[6], әнисе — Вера Николаевна, химия-технология институты кафедрасы мөдире.
Вилинбахов фамилиясе Иван Грозный вакытында (башка мәгълүматлар буенча — XVII гасыр башында) Россиягә килгән Филипп Виленбахнан башлана, ул «хезмәтләре өчен» 1628—29 елларда Ярославль өязендә поместьелар белән бүләкләнә. Вилинбахов ыруы Ярославль һәм Витебск губерналарның шәҗәрә китапларының VI өлешендә теркәлгән.
Тумыштан мирза буларак, Георгий Вилинбахов шәхси гербка ия (аның төсле сурәте 50-яшьлек юбилеена бүләк ителә). Шәхси герб Вилинбаховның мирза ыруы гербыннан гыйбарәт, ул герб хужасы лаек булган дәүләт наградалары һәм «Братцы» девизы белән тулыландырылган.
1969 елдан Дәүләт Эрмитажында эшли, 1970 елдан — байраклар һәм хәрби геральдика коллекцияләрен саклаучы.
1971 елда Ленинград дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. 1982 елда «Государственная геральдика России конца XVII — первой четверти XVIII вв.: к вопросам формирования идеологии абсолютизма в России» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.
1992 елның авгусында фәнни эшләр буенча Дәүләт Эрмитажы директоры урынбасары итеп тәгаенләнә.
1992 елның 20 февраленнән — Россия Федерациясенең геральдика хезмәте начальнигы[7].
1992 елның 22 декабреннән 1994 елга кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт архив хезмәтенең геральдика идаралыгы начальнигы[8].
1994 елның 25 июленнән 1999 елга кадәр — Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дәүләт герольдиясе җитәкчесе — дәүләт герольдмейстеры[9].
1994 елның 7 ноябреннән — Федераль Җыен палаталары тарафыннан «Россия Федерациясе дәүләт символлары турында» федераль конституция законы проектын карауда Россия Федерациясе Президентының рәсми вәкиле[10].
1995 елның 19 сентябреннән — Ватанның истәлекле хәрби тарихы вакигалары һәм ветераннар эше буенча чаралар әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты әгъзасы[11].
1997 елның 2 апреленнән — Россия императоры Николай ІІ һәм аның гаиләсе әгъзаларының кәүдәләрен тикшерү һәм яңадан күчереп җирләү мәсьәләләрен өйрәнү комиссиясе әгъзасы[12]
1997 елның 7 апреленнән — Федераль Җыен палаталары тарафыннан «Россия Федерациясе Дәүләт флагы, Дәүләт гимны һәм Дәүләт гербы турында» федераль конституция законы проектын карауда Россия Федерациясе Президентының рәсми вәкиле[13].
1997 елның 5 ноябрендә герольдия җитәкчесе вазифасы Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең югары вазыйфалары исемлегенә индерелә[14].
1999 елның 29 июненән — Россия Федерациясе Президенты каршындагы Геральдика Советы рәисе— дәүләт герольдмейстеры[15]. 2004 елның 26 августында бу вазыйфага тагын раслана[16].
2000 елның 26 сентябреннән — Санкт-Петербург шәһәренә нигез салынуның 300-еллыгына әзерлек буенча Дәүләт комиссиясе әгъзасы[17]
2001 елның 27 июленнән — ЕврАзЭС символикасын эшләү буенча Россия Федерациясенә дәүләтара эшче төркем әгъзасы[18].
2001 елның 11 октябреннән — Россия Федерациясе дәүләт символикасын популярлаштыруга кагылган тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче күч әгъзасы[19].
2003 елның 22 апреленнән — Россия Федерациясе Федераль Җыен палаталары тарафыннан «Россия Федерациясе Кораллы Көчләре байрагы, Хәрби-Диңгез Флоты байрагы, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең башка төр байраклары һәм башка гаскәрләр байраклары турында“ Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль канун проектын карауда Россия Федерациясе Президентының рәсми вәкиле[20].
2003 елда тарих фәннәре докторы дәрәҗәсенә дәгьва итеп, «Государственная геральдика в России: теория и практика» темасына диссертация яклый (РФА Санкт-Петербург тарих институты, 2003, оппоненты академик, тарих фәннәре докторы В.Л. Янин, тарих фәннәре докторлары С.В.Мироненко һәм Л.Е.Шепелев).
2004 елның 4 февраленнән — Дания короллегенә Санкт-Петербург Петропавловск соборына Император Александр III тол хатыны императрица Мария Федоровнаның кәүдәсен күчерү һәм җирләү тантанасын оештыру буенча Ведомствоара эшче төркеменең җаваплы секретаре[21].
2005 елның 30 декабреннән — атамалар буенча Санкт-Петербург ведомство-ара комиссия әгъзасы (Топонимия комиссиясе)[22][23].
2010 елның 2 февраленнән — Россия Федерациясе Президенты казак эшләре буенча советы әгъзасы[24].
Дәүләт символлары турында канун проектын эшләүдә катнаша. Россия Федерациясенең дәүләт геральдик регистрын алып бару буенча эшне һәм берничә министрлыкта һәм ведомстволарда геральдика хезмәтен булдыруны оештыра.
Рус мәдәният тарихы, хәрби тарих һәм геральдика буенча 150-нән артык басмасы бар.
Мавыгулары: сугышчы уеннары, сигара яки көпшә тарту[25].
Remove ads
Укытучы эшчәнлеге
Рус мәдәнияте тарихы, Петербург тарихы курсы, шулай ук Тарту университетында һәм А. И. Герцен исемендәге Ленинград дәүләт педагогия институтында ярдәмче тарих дисциплиналары буенча лекцияләр укый. Санкт-Петербург дәүләт университетында геральдика курсы буенча лекцияләр укый һәм профессор дәрәҗәсендә А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург нәфис-сәнәгать академиясенең сәнәгать графикасы кафедрасында геральдика бүлеге җитәкчесе була.
Remove ads
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (15 гыйнвар 2010 ел) — ватан музее эшен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күп еллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[26]
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (13 апрель 1999 ел) — ватан геральдикасы үстерүгә зур өлеш кертүе һәм купьеллык намуслы эшчәнлеге өчен[27]
- Александр Невский ордены (5 ноябрь 2020 ел) — ватан мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе, күп еллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[28]
- Хөрмәт ордены (30 май 1997 ел) — Россия федерациясенең дәүләт геральдикасына зур өлеш кертүе һәм күп еллык намуслы эшчәнлеге өчен[29]
- «Италия Республикасы алдындагы казанышлары өчен» офицер ордены (11 гыйнвар 2001 ел)[30]
- Ак гөлчәчәк ордены, 1 сыйныф Тәре рыцары (Финляндия, 2005 ел)[31]
- «Казанышлары өчен» Милли орден кавалеры (Франция, 2005 ел)[32]
- «Казанышлары өчен» Милли орден офицеры (Франция, 2011 ел)[33]
- Польша Республикасы алдындагы казанышлары өчен офицер ордены (Польша, 2014 ел)[34].
- pro Merito Melitensi казанышлары өчен Зур (Мальта ордены, 28 сентябрь 2015 ел)[35].
- Оран-Нассау Ордены офицеры (Нидерланд, 2019 ел)[36].
- «Санкт-Петербургның 300-еллыгы истәлегенә» медале
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» едале[37]
- Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт Хаты (19 апрель 2002 ел) — Россия дәүләт геральдика үсешенә зур өлеш кертүе өчен [38]
- Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт Хаты (27 июль 2007 ел) — геральдика өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен тәэмин итүгә зур өлеш кертүе өчен[39]
- «Таможня хезмәттәшлеген ныгыту өчен» медале (Россия ГТК, 2002 ел)
- «Россия дәүләт саклыгы органнарына 125 ел» медале (Россия ФСО, 2006 ел)
- «Казанышлары өчен» тамгасы (Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, 2002 ел)
- «Россия Президенты каршындагы махсус объектлар хезмәтенең хөрмәтле хезмәткәре» тамгасы (2002 ел)
- «Тверь өлкәсе үстерү өчен» күкрәк билгесе (2006 ел)
- «Россиядә җыелма эшенә зур өлеш кеүртүе өчен» медале[40].
- Татарстан Президенты Рәхмәте[37]
- «Гринцане — Эрмитаж» премиясе лауреаты (2008)
- Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының мактаулы докторы (2007 ел) — гуманитар фәннәрне үстерү эшенә һәм Россия тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне оештыруга, күп яклы фәнни эшчәнлектә һәм Ватан геральдикасы өлкәсендә фундаменталь эзләнү әзерләүдә зур өлеш кертүе өчен[37]
- Х. М. Бербеков исемендәге Кабарда-Балкар дәүләт университетының мактаулы профессоры (2017 ел)[41].
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads