Гиоргий Куприянов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Гиоргий Куприянов (Гиоргий Фёдор улы Куприянов) — Татарстанның Минзәлә районы башлыгы (2004-2010), «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры (2010-2015).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле


1956 елның 28 мартында ТАССР Ворошилов районы (хәзерге Минзәлә районы) Югары Юшады авылында туган.
«Инженер-төзүче» белгечлеге буенча Налчык политехника институтын тәмамлаган. Хәрби хезмәттә булган.
Remove ads
Хезмәт юлы
- 1977 «Камгэсэнергострой» сәнәгать берләшмәсендә прораб.
- 1978-1979 «Таймырэнергострой» сәнәгать берләшмәсендә прораб.
- 1979-1992 «Татсельхозмонтаж» сәнәгать берләшмәсенең Минзәлә ПМКсында мастер, участок башлыгы.
- 1992-1995 Минзәлә ликёр-аракы заводы директоры.
- 1995-2002 «Татсельхозмонтаж» сәнәгать берләшмәсенең Минзәлә ПМКсы башлыгы.
- 2002-2004 ТР Минзәлә районы башлыгының беренче урынбасары.
- 2004-2010 Минзәлә районы башлыгы[3].
- 2010, август-2015, гыйнвар «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры[4].
Remove ads
Җәмәгать эшчәнлеге
- «Татсельхозмонтаж» сәнәгать берләшмәсенең Минзәлә ПМКсын җитәкләгәндә, Минзәлә тарихи мәчетен торгызуда ярдәм күрсәтә: бинаның җылылык тәркибен (системасын) алмаштыруда булышлык итә[5].
- «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры вазифасында Минзәлә шәһәренең гамәлдәге Никольский соборының 200 еллык юбилеена соборны яңартуда һәм бәйрәмне уздыруда ярдәм итә[6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2013 Татарстан митрополиясенең Изге Гурий Казанлы медале (медаль святителя Гурия Казанского).
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads