Гобәйдулла Илешев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Гобәйдулла Илешев (10 октябрь 1927 ел — 7 август 2009 ел) — галим-тарихчы, партия органнары хезмәткәре, югары мәктәп укытучысы. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Тарих фәннәре докторы (1985), профессор (1988). Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1989).
Remove ads
Биографиясе
Гөбәйдулла Шәрип улы Илешев 1927 елның 10 октябрендә Башкорт АССРның Зилаер кантоны Бөрҗән-Кыпчак улусы[1] Түбән Сирбай авылында крестьян гаиләсендә туган. Атасы Әхмәтшәриф һәм әнисе Миңлебикә Шверник исемендәге колхозда эшли, аларның 9 баласы була.
Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуын Мәкъсүт җидееллык мәктәбендә дәвам итә. 1940 елда мәктәпне тәмамлый. Шверник исемендәге колхозда эшли.
Бөек Ватан сугышында катнаша. 1944-1951 елларда ССРБ-ның Хәрби-Диңгез флотының Кара диңгез флотилиясендә хезмәт итә. 1952 елда запастагы офицерлар әзерләү планы буенча Тын океан флотына даими хезмәткә җибәрелә (Владивосток, Совет Гаваны. Аның белемен күтәрү М В. Фрунзе исемендәге Ленинград Югары хәрби-диңгез училищесында тәмамлана. Өлкән лейтенант званиесе бирелә.
1952 елдан Башкорт АССРның Күгәрчен һәм Яңавыл районнары мәктәпләрендә эшли.
1955-1957 елларда — Күгәрчен районында партия органнары хезмәткәре.
1957 елда Морак педагогия училищесын, 1961 елда — Свердловск шәһәрендә Югары партия мәктәбен тәмамлый.
1961-1962 елларда КПСС-ның Йомагужа район комитетының идеология бүлеге мөдире булып эшли.
1962-1965 елларда Уфа шәһәрендә КПСС-ның Ленин район комитетында эшли.
1965 елдан Дондагы Ростов дәүләт университетының КПСС тарихы кафедрасы аспиранты.
1968 елда кандидатлык диссертациясе уңышлы яклый.
1968-1971 елларда — Башкорт дәүләт педагогия институты укытучысы.
1971-1976 елларда Мәскәү технология институтының Уфа филиалында укытучы булып эшли.
1976 елдан — Уфа авиация институты доценты, бер үк вакытта 1983 елдан — тарих кафедрасы мөдире.
1985 елда Мәскәү дәүләт университетында «Деятельность Башкирской партийной организации по развитию сельского хозяйства (1946-1970 гг.)» темасына докторлык диссертациясе яклый.
1991 елдан Башкорт дәүләт университетының Сибай филиалында укыта.
Remove ads
Фәнни эшчәнлеге
Фәнни тикшеренүләре Башкортстанда XX гасырда аграр сәясәткә, XVIII гасырның 1-нче чирегеннән — XX гасыр ахырына кадәрге чорда Кара диңгездә Россия флоты тарихына багышланган.
100-дән артык фәнни хезмәт авторы.
Хезмәтләре
- Деятельность Башкирской партийной организации по развитию сельского хозяйства (1946—1970 гг.). Саратов, 1982.
- Башкирская деревня в первые послевоенные годы (1946—1950 гг.). Уфа, 1988.
- Флот — линия жизни. Уфа, 2009.
Remove ads
Гаиләсе
- Хатыны — Мәрфуга Кинҗәгали кызы, педагог.
- Кызы Гүзәл
- Улы Марат, физик-математик
- улы Илдус, дәүләт эшлеклесе, политолог, филолог, дипломат, югары мәктәп укытучысы.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- «Флот элемтәсе алдынгысы» билгесе (1948)
- ССРБ Хәрби-диңгез флоты Баш командующиеның Мактау кәгазе
- Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1989)
Хәтер
- Сибай шәһәрендә Башкорт дәүләт университетының Сибай филиалы уку корпусы бинасына мемориаль тактаташ куела.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads