Ростов-на-Дону

Ростов өлкәсе үзәге (Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Ростов-на-Дону
Remove ads

Дондагы Ростов, Тындагы Растуф, Ростов-на-Дону (рус. Ростов-на-Дону) — Россиянең Европа өлешенең көньякта урнашкан шәһәр, Ростов өлкәсе һәм Көньяк федераль округы үзәге. 1749 елда нигез салына.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Шәһәрдә порт, тимер юл төене. Халык исәбе 1 115 000 кеше (2015). Машина төзелеше (авыл хуҗалыгы машиналары — «Ростсельмаш» һ.б., станоклар ясау), авиация, электротехника, радиоэлектроника, химия, җиңел (тире, күн-аяк киеме һ.б.), азык тәмлеткеч, агач эшкәртү сәнәгате.

Remove ads

География

Ростов Көнчыгыш Европа тигезлегендә, Тын елгасының уң ярында, Азак диңгезенннән 60 километр ераклыкта, Мәскәүдән 1226 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Подробнее Ростов-на-Донудан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) ...

Климаты

Шәһәр климаты уртача контненталь, далалы. Уртача еллык күрсәткечләре: Уртача еллык температура — +9,9 °C, Уртача еллык җил тизлеге — 3,2 м/с, Уртача еллык һава дымлылыгы — 72%. Явым-төшемнәр саны — 650 мм.

Кыш йомшак һәм аз карлы; гыйнварның температурасы -2,9 °C, әпсәлүт минимумы шул ук айда күзәтелгән һәм ул −31,9 °C тәшкил иткән (1940).

Җәй эссе, дәвамлы һәм корылыклы, кояшлы һава өстенлек итә, июльнең урта температурасы — +23,3 °C, әпсәлүт максимумы 2010 елның августында күзәтелгән һәм ул +40,4 °C тәшкил иткән.

Подробнее Ростов-на-Дону климаты, Күрсәткеч ...
Remove ads

Тарих

Thumb

Рәсми нигезләү датасы 1749 елның 15 декабре булып санала - шул көннне патшбикә Елизавета I фәрманы буенча Темерник тамгаханәсе нигезләнгән. Монна соң монда порт балыкка килә, ә 1761 елда — Изге Димитрий Ростовский хәрби кальгасе төзөлә башлый. Уңайлы географик урыны Ростовның икътисади үсешенә йогынты ясаган. Үзенең 100-еллыгына шәһәрдә 15 мең кеше саналган, ә инде XX гасырда 110 меңнән артык кеше саналган.

Ростовның икътисади үсешенең нигезе сәүдәгәрлек булган. XX гасыр башында Ростовта йөздән артык ширкәт саналган. 1917 елга кадәр Ростов тышкы сәудәдә тауар сату күләме буенча Россиядә өченча урында торган. 1930 еллар азагында халык саны һәм икътисади үсеше буенча шәһәр Советлар Берлегенең ун иң эре калаларына кергән.

Бөек Ватан сугышы вакытында алман гәскәрләре Ростовны ике тапкыр яулап алганнар: 1941 елның көзендә һәм 1942 елның җәендә. Беренче тапкыр алман гәскәрләре шәһәргә 1941 елның 17 ноябрендә кергәннәр; бер атнадан соң, 28 ноябрьдә, маршал С. К. Тимошенко командованиесындагы совет гәскәрләре шәһәрне кире алганнар.

1942 елның 24 июлендә Ростовка вермахтның 17-че гаскәре кергән. Оккупация чорында нацистлар тарафыннан 40 меңнән артык кеше җәзаланган, 53 мең кеше көч белән Алманияга мәҗбүри эшләргә озатылганнар. 1943 елның 14 февралендә Тындагы Ростов алман гаскәрләрннән азат ителгән. Сугыш шәһәр зур зыян китерлгән, 270 завод һәм фабрикалардан алтысы гына сакланып калган. 

1987 елдан Ростов — миллионлы шәһәр[10].

Remove ads

Халык

1811[11]1840[12]1856[11]1897[13]1914[11]1926[11]1931[11]1939[11]1959[14]1970[15]1979[16]1989[17]2002[18]2010[19]
~4 0008 609~12 600119 476~127 300~327 700~425 100~502 900599 542788 827934 0951 019 3051 068 2671 089 261

Милли состав

Подробнее Милләт ...

Агломерация

Ростов-на-Дону агломерациясе — Ростов өлкәсе территориясендә урнашкан бер үзәкле шәһәр агломерациясе. Халык саны — якынча 2,2 млн кеше (Көньяк федераль округы халкының ~15% өлеше, Ростов өлкәсе халкының ~50% өлеше). Агломерация составына Ростов-на-Дону, Азак, Аксай, Батайск, Новочеркасск, Новошахтинск, Таганрог шәһәрләре керәләр.

Административ бүленеш

  1. Ворошилов районы
  2. Тимер юл районы
  3. Киров районы
  4. Ленин районы
  5. Октябрь районы
  6. Беренче Май районы
  7. Пролетариат районы
  8. Совет районы

Фотогалерея

Thumb
Ростов яр буе урамының күренеше

Кардәш шәһәрләр

Искәрмәләр

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads