Гомәр Саттаров
телче-галим, татар ономастикасы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Гомәр Саттаров — күренекле тел галиме, Казан ономастика мәктәбенә нигез салучы, шагыйрь, публицист филология фәннәре докторы, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, күпсанлы гыйльми китаплар авторы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле, эшчәнлеге
Гомәр Фәйзрахман улы Саттаров 1932 елның 2нче июлендә Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында туа.
1950-1955 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Укуны тәмамлагач, Тубыл дәүләт педагогия институтында өлкән укытучы булып эшли.
1959-1962 елларда профессор М.З. Зәкиев җитәкчелегендә аспирантура үтә. 1962 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында эшли.
1963 елда «Җирле диалект шартларында 5-8 класс укучыларының тел культурасын үстерү» дигән темага кандидатлык һәм 1975 елда «Татарстан АССРның антропонимнары» дигән темага докторлык диссертацияләре яклый.
1967 елдан доцент; 1981 елдан профессор;
1994-1999 елларда татар теле кафедрасы мөдире.
2020 елның 26 августында хастаханәдә вафат булган. Туган авылы Мулла Иле авылында дәфен ителгән[6][7].
Гомәр Фәез улы Саттаров берничә Мактау грамотасы, медальләр белән бүләкләнгән. Кол Гали исемендәге Халыкара премиясе лауреаты.
Remove ads
Хезмәтләре
Remove ads
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads