Тубыл

From Wikipedia, the free encyclopedia

Тубыл
Remove ads

Тубыл (рус. Тобольск; себертат. Себертора) — Россия шәһәре. Төмән өлкәсенең Тубыл районы үзәге. Өлкә үзәге Төмәннән 240 чакрым читтә урнашкан. XVIIXIX гасырларда Себер башкаласы булып саналган.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Кушамат/тәхәллүс ...

Remove ads

Тарих

Thumb
Тубыл кремле

1586 елны воеводалар Василий Сукин, Иван Мясной һәм письменный голова Данила Чулков гаскәр белән Себергә килеп җитәләр, алар борынгы татар шәһәрләре Чимги-Тура һәм Тубыл-Тура өстендә Төмән һәм 1587 елда Тобольски хәрби кәлгә-калаларын салалар”, дип яза язучы Фәүзия Бәйрәмова.[6]

География

Тубыл Көнбатыш Себердә, Төмәннән 247 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Иртешка Тубыл елгасы кушылу урыны янындагы порт.

Подробнее Тубылдан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) ...

Климат

  • Уртача еллык температура — 0,9 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 2,9 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 75%
Подробнее Тубыл климаты, Күрсәткеч ...
Remove ads

Тубылда татар мәгарифе

Thumb
Тубылдагы татар бистәсенең күренеше. Уртасында татар мәчете. 1912 елдагы С. М. Прокудин-Горскийның фотосүрәте.

1934 елда өлкә татар педагогия училищесы Тубыл шәһәренә күчерелгән, 1955 елда мөстәкыйль уку йорты буларак ябылды, рус педагогия училищесына татар бүлеге итеп күчерелеп, 3-4 едан соң ул бүлек тә ябылды. Татар педагогия училищесы үзенең яшәү дәверендә өлкә мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен бер мең ярым укытучы әзерләп чыгарган.

1950 елда Төмән дәүләт педагогия институты каршында татар мәктәпләре өчен рус һәм татар телләре укытучыларын әзерләү өчен икееллык курслар ачыла, ул бүлек 1953 нче елда Тубыл педагогия институтына 4 еллык аерым-аерым татар теле һәм рус теле бүлекләре итеп күчерелә. Татар теле укытучылары әзерли торган бүлек 1959 нчы елда соңгы чыгарылышын ясап, ябыла. 6 елдан соң, 1965 нче елда, рус–татар бүлеге дә ябыла.

Шул еллар арасында Тубыл педагогия институты 250 татар теле һәм рус теле укытучылары әзерләп, татар мәктәпләренә юллый. Ул елларда соңрак филология фәннәре докторлары Фәрит Хатипов, Азат Әхмәдуллин, Гомәр Саттаров һәм Габделхәй Әхәтовлар студентларга нигезле белем бирү белән бергә, аларны һәръяктан үсеш алган татар мәгърифәтчеләре итеп тәрбияләп чыгардылар. Ул буын укытучылары өч-дүрт дистә еллар дәвамында Төмән өлкәсендә туган телне тиешле дәрәҗәдә саклап килделәр.

Шуннан соң, 1990 нчы елга кадәр, өлкәдә татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф, татар теле һәм рус теле укытучылары әзерләү туктатылып торылды.[7]

Тубылның үзендә дә туксан яшьлек 15 нче номерлы татар этнокультуралы мәктәбе бар. 1918 елда мәдрәсә булып ачылган бу бинаны татарлар 1960 елларда татар мәктәпләренә көн бетә башлаган вакытларда саклап калган. Укучыларга татар теле һәм әдәбият атнага ике тапкыр укытыла.[8]

Халык

1840[9]1856[10]1897[11]1913[10]1926[10]1931[10]1939[10]1959[12]1970[13]1979[14]1989[15]2002[16]2010[17]
16 362~16 10029 544~24 500~18 200~23 500~32 20036 48449 26061 96994 14392 88099 698

Милли состав: руслар (75,6 %), татарлар (16,0 %), украиннар (2,5 %), башкалар (5,9%).[18]

Танылган шәхесләр

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads