Госманлы төрекчәсе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Госманлы Төрекчәсе яки Госманлыча, Госман империясенең Төрекчә (Госманлы төрек теле: لسان توركى Лисан-е төрки; توركى Төрки; توركجه Төрекчә; لسان عثمانى, Лисан-е госмани), XIII белән XX гасырлар арасында Анатулы һәм Госман империясенең барлык илләрендә кулланылган, гарәп һәм фарсы теле тәэсир ителгән төрки теле.[1] Әлифба буларак, Фарсы һәм төрек теле өчен яраклаштырган, гарәп әлифбасының бер төре кулланылган. Халыкта бу тел чоры өчен кайчагында, ялгыш куллану буларак, Иске төрекчә гыйбарәсе дә кулланыла.[2]
Remove ads
Тарих
Госманлы төрек теленең тарихы 3 дәвергә бүленә.
- Иске (Борынгы) госманлы төрекчәсе : XVI гасырга кадәр кулланылган. Төрек теленә шактый якын. Аны кайвакыт Иске Анатулы төрекчәсе дә атыйлар.
- Урта госманлы төрекчәсе яки Классик госманлы төрекчәсе : XVI гасырдан башлап Тәнзыймат реформаларына кадәр кулланылган әдәбият һәм дәүләт теле. Госманлы төрекчәсе дигәндә күбесенчә шул дәвернең теле турында диләр.
- Яңа госманлы төрекчәсе : 1850 нче еллардан башлан ХХ гасырга кадәр формалашты.
Remove ads
Тел реформасы
Госман империясы Беренче дөнья сугышында җиңелгәч һәм Төркия җөмһүрияте төзелгәчтән соң 1928 нче елның тел реформасы оештырылгач, телдәге күпләп гарәп һәм фарсы теленнән кергән сүзләр алып ташланды һәм урынларына төрекчә яңа сүзләр кушылды[3]. Гарәп әлифбасы урынына Латин әлифбасы кулланыла башланды. Бу реформа Мостафа Кәмал Ататөрк тарафыннан үткәрелде. Бу үзгәрешләрнең төп максаты - әдәби төрек телен сөйләм телгә якынлаштырып, Госман империясы урынына пәйда булган Төркияне милли дәүләт итеп төзү иде.
Алдыгызда төрек телендәге алыштырылган сүзләрнең өч мисал китерелгән. Госманлы төрекчәдәге өч гарәп-фарсы сүзнең хәзерге төрек телендә нинди сүзләр белән алыштырылганы күрсәтелгән:
Remove ads
Әлифба
Язу
Саннар
- 1
- بر (бер)
- 2
- ايكي (ике)
- 3
- اوچ (өч)
- 4
- درت (дүрт)
- 5
- بش (биш)
- 6
- التي (алты)
- 7
- يدي (җиде)
- 8
- سكز (сигез)
- 9
- طقوز яки دوقوز (тугыз)
- 10
- اون (ун)
Библиография
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads