Гыйлемдар Рамазанов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Гыйлемдар Рамазанов (Гыйлемдар Җиһандар улы Рамазанов, баш. Ғилемдар Йыһандар улы Рамазанов) – әдәбият галиме, тәрҗемәче, фронтовик шагыйрь. Татар, рус, башкорт телләрендә кырыклап китабы бар. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1982).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1923 елның 16 июнендә Башкортстан АССРның Бәләбәй кантоны (хәзерге Чакмагыш районы) Иске Балак авылында туган. 1993 елның 25 августында Уфада вафат.
Иске Балак мәктәбендә, Тәйнәш җидееллык мәктәбендә, Уфа педагогия училищесында (1938 ел), Дәүләкән педагогия училищесында (1939-1941 еллар), Уфа хәрби пехота училищесында (1941 ел), Уфада Башкорт дәүләт педагогия институтында (1945-1949 еллар), М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында аспирантурада (1950-1953 еллар) укый.
“Башкорт поэзиясендә совет кешесе образы” темасына кандидатлык (1953 ел), Мәҗит Гафури иҗаты турында докторлык (1966 ел) диссертацияләре яклый.
Бөек Ватан сугышында
1941 елның азагында хәрби хезмәткә алына. Хәрби пехота училищесында укыгач, Уфадагы 30 нчы (запас) укчы полкта курсант була.
1942 елның маеннан фронтка китә. Көнбатыш, Калинин, Воронеж, I Украина фронтларында, Великие Луки һәм Белый калалары тирәсендәге сугышларда катнаша.
1943 елның июлендә Курск дугасында, 1943-1944 елларда Украина җирендәге сугышларда, 1945 елда Польша, Алмания, Австрия территориясендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Җиңү көнен Алманиянең Заган каласында каршылый. Ике Кызыл Йолдыз ордены (1944 ел) белән бүләкләнә.
1945 елның ноябрендә демобилизацияләнә.
Хезмәт юлы
1949-1950 елларда Бөре каласында укытучылар институтында һәм педагогия училищесында укыта.
1953 елның ноябреннән озак еллар ССРБ Фәннәр академиясе Башкортстан бүлегенең Мәҗит Гафури исемендәге Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр.
1955-1958 елларда “Совет Башкортстаны” гәҗитендә мөхәррир .
Remove ads
Иҗаты
Беренче шигырьләре матбугатта (әдәби альманахта һәм “Яшь төзүче” гәҗитендә) 1939 елда күренә башлый.
Бөек Ватан сугышы елларында лирик шигырьләр, “Зоя” (1943 ел) һәм “Украина турында җыр” (1945 ел) поэмаларын фронт (мәсәлән, татар телендәге "Ватан намусы өчен") гәҗитләрендә басыла.
“Безнең буын” дигән беренче китабы (1947 ел), “Якты юллар”, “Сөю сүзе”, ”Яшьлек юллары” китаплары белән үзен өлгереп җиткән шагыйрь итеп таныта. “Идел буендагы калада”, “Яшьлек таңнары” поэмаларында яуда узган яшьлек еллары, замандашларының якты уй-тойгылары, “Әти янында” (1964 ел) поэмасында Ватан сугышында һәлак булган әтисе Җиһандар турында яза.
А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Н.А. Некрасов, А.Кулешов, Ю.Лаптев әсәрләрен тәрҗемә итә.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре.
- ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1950)
- ССРБ Югары Советы депутаты.
- Башкортстан журналистлар берлеге рәисе.
- Башкортстан язучылар берлеге идарәсенең, “Уральский следопыт” (Екатеринбур), “'Ағиҙел” журналының мөхәрририят әгъзасы.
- Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Хөрмәт Билгесе ордены (1957) белән бүләкләнгән.
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985).
- Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге (1982).
- Башкортстан АССРның атказанган фән эшлеклесе (1983).
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Искәрмәләр
Әдәбият
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads