Австрия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло. Австрия (алман. Österreich) – Европада урнашкан ил. Европа берлегенә керә.
География
Австрия территориясенең 70% өлешен таулар алып тора. Аның көньяк өлешен Көнчыгыш Альп таулары — Югары Тауэрн (биеклеге 3797 метрга кадәр) һәм Түбән Тауэрн; төньяк өлеше — үрләр булган тигезлек, кырый төньяк-көнчыгышта ул Урта Дунай тигезлеге белән тоташкан. Файдалы казылмалар: карамай, газ, магнезит, көрән күмер, тимер һәм кургашын-тутыя мәгъдәннәре, графит, аш тозы; төзелеш материалларының запаслары да бар.
Климаты уртача. Гыйнварның уртача температурасы —1…—4 °C, июльдә +15…+18°Cкача. Елга 500—900 мм, тауларда 2000 миллиметргача явым төшә. Төп елга — Дунай һәм аның кушылдыклары (Инн, Траун, Энс, Драва һ.б.).
Елгалар зур энергоресурсларга ия. Күлләр күп, аларның күпчелеге бозлыклардан пәйда булган. Кәсле-көлсу һәм соры урман туфраклары, көньяк-көнчыгышта селтеле көлсулашкан кара туфраклар, тауларда тау-соры, тау-болын, тау-көлсулашкан туфраклар. Австрия мәйданының 40% өлеше урманнар. 2000 м биеклектә тау болыннары башлана.
Remove ads
Тарих
БЭК 1 гасырдан башлап бу җирдә төрле кабиләләр, нигездә кельтләр яшәгән. Безнең эраның 6 гасыр азагында Австрия көнбатышына баварлар, үзәк һәм көнчыгыш өлешләренә славян кабиләләре (нигездә словеннар) күчеп килеп урнаштылар. 8 гасыр ахырында Австрия Франк дәүләте составына, бу дәүләт таркалганнан соң (843), Көнбатыш Франк кыйраллыгы составына керде. 10 гасырның икенче яртысында булдырылган Көнчыгыш маркасы Австрия дәүләтен нигез салган. 1156 елдан башлап Австрия Изге Рим империясе тәркибендәге һерцоглык. 12 гасыр азагыннан 14 гасыргача Австрия һерцоглары Штирия, Каринтия, Краина, Тирольне кушып алганнар.
Remove ads
Административ бүленеш
Австрия 9 федераль җиргә бүленә:
|
![]() |
Халык
Халык саны — 9 104 772 кеше (2023). Иң зур этник төркем — халкының 88,6%ны тәшкил итүче алмантелле австриялеләр. Төп тел — алман теле. Австриялеләрнең сөйләм һәм рәсми теле Алманиядәге алман теленнән җитди рәвештә аерыла. Австрия шивәләре Алманиянең бавар шивәсенә һәм Швейцариянең алман теленә якын. Шуннан тыш, 6 танылган милли азчылык та бар: хорватлар, словеннар, чехлар, словаклар, маҗарлар һәм чегәннәр. Словеннар, хорватлар һәм маҗарлар Штирия, Каринтия һәм Бургенландның кайбер районнарында, Венада шулай ук чехлар һәм яһүдләр яши.
Торак пунктлар
- 2012 ел
Remove ads
Дәүләт корылышы
Австрия — федератив җөмһүрият. Гамәлдәге конституция 1920 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — федераль президент, ул халак тарафыннан 6 елга сайлана. Канун чыгаручы хакимиятне ике пулатлы парламент: Милли Шура (аскы пулат) һәм Федераль Шура (югары пулат) гамәлгә ашыра. Башкарма хакимиятне федерал президент һәм ул билгеләнгән федераль канцлер җитәкчелегендәге хөкүмәт гамәлгә ашыра. Һәр җирнең үз конституциясе һәм канун чыгаручы органы бар.
Remove ads
Икътисад
Австрия — югары дәрәҗәдә үскән индустриаль-аграр дәүләт. Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 1,7%, сәнәгать 32,3%, хезмәт күрсәтү тармагы 65,8%ны тәшкил итә.
2012 елгы мәгълүматларына күрә, Австрия экспорты 163,1 миллиард долларны тәшкил итә; Алмания — 31.4%, Италия — 7.0%, Франция — 4.7%, Швейцария — 4.5%, АКШ — 4.4%.[1] Төп экспорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар, транспорт чаралары һәм запас өлешләре, кәгазь һәм катыргы, митал эшләнмәләр, химик матдәләр, тимер һәм корыч, текстиль, азык-төлек.
Австрия экспорты 170,5 миллиард долларны тәшкил итә; төп партнелар: Алмания — 42.1%, Италия — 6.6%, Швейцария — 5.1%.[2] Төп импорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар, автомобильләр, химикатлар, митал эшләнмәләр, карамай һәм карамай мәхсулатлары; ашамлыклар.
Австрия икътисадында эре чит ил корпорацияләре мөһим роль уйный.
Remove ads
Дин
Австриядә барлык халыкның 56,9 % ы — католик чиркәве тарафдары, православие динендәгеләр — 8,8 %, протестантлар — 3,3 %, ислам динен тотучылар 7, 9 %, буддистлар 0,3 % тәшкил итә; бер дингә дә табынмаучылар 22,7 % (2018)[3].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads