Гыйниятулла Капкаев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Гыйниятулла Капкаев (, 14 сентябрь 1856(1856-09-14), Иса, Инсар өязе, Пенза губернасы, Россия империясе21 март 1930(1930-03-21) (73 яшь), Уфа, РСФСР, СССР) — мөселман дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Ырынбур мөселман диния нәзарәте (1893-1917) һәм БАССР мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте (1920-еллар) казые. 19261928 елларда Уфада чыккан «Диянәт» журналы[1] эшчәнлегендә катнаша.

Кыска фактлар Гыйниятулла Капкаев, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Гыйниятулла Муся улы Капкаев 1856 елның 14 сентябрендә Пенза губернасы Инсар өязе Гайса авылында, хәзерге Мордовия Республикасы Кадошкин районы Иса (рус. Б. Полянки) татар авылында туган.

Казан артындагы Кышкар мәдрәсәсендә белем ала[2]. Туган авылында мулла вазифасын башкара. Кадимчелек яклы була[3].

1893-1917 елларда Уфада Ырынбур Диния нәзаратында казый булып хезмәт итә. Бу вазифада Диния нәзараты әгъзаларының эшчәнлеген контрольдә тоту һәм эш башкару белән шөгыльләнә.

Thumb
Гыйниятулла Капкаев имзасы

1906 елның 15 февралендә Уфада уздырылган һәм хәрби имамнар мәсьәләсенә багышланган Ырынбур Диния назараты киңәшмәсендә катнаша.

Гыйниятулла Капкаев 1914 елда Санкт-Петербургта ачылган «Сыйрател-Мөстәким» («Хак юл») Бөтенрусия мөселманнар берлегенең нигезләүчеләрнең берсе булып тора. Бу оешма мөселман мәгарифен һәм хәйрияне үстерү максатында оештырылган.

1917 елның мартында Уфа губерна комитеты Президиумы карарына буенча хокук яклаучы структуралар күзәтүе астына алына.

1920-нче елларда Башкорт АССР мөселманнары Үзәк Диния нәзаратының казые була. Үзенең мәкаләләрен Диния нәзаратының «Дианат» журналында бастыра.[4].

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads