Гөлнара Сәмитова-Галкина

From Wikipedia, the free encyclopedia

Гөлнара Сәмитова-Галкина
Remove ads

Гөлнара Самитова-Галкинаолимпия чемпионы, җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган спорт остасы.

Кыска фактлар Гөлнара Самитова-Галкина, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

Гөлнара Самитова 1978 елда, 9 июльдә Яр Чаллы шәһәрендә туа. Беренче тренеры — Аржевитин Виктор Николаевич. Озак вакыт Миңнулла Чинкин да аның тренеры булып торды. Хәзер Суворов Геннадий Михайлович белән шәгыльләнә.

Спорт карьерасы

2003 елда Италиядә узган Европа кубогында 3000 м каршылыклар белән йөгерү буенча беренче була. Әлеге елда ул Дөнья чемипионатында 5000 м дистанциягә йөгерү буенча ярышларда 7 урын ала.

2004 елда узган Европа кубогында (Быгдоша, Польша) 3000 м йөгерү ярышларында җиңә, ә кышкы Дөнья чемпионатында (Будапешт, Маҗарстан) 1500 м йөгерү ярышлары нәтиҗәсендә бронза медаль белән бүләкләнә.

2008 елда Кытайда узган XXVIII Олимпия уеннарында стипльчез (каршылыклар белән 3000 м йөгерү) ярышларында Гөлнара Самитова-Галкина беренче килә. Шуны да әйтергә кирәк, бу дисциплина буенча Олимпия уеннарында ярышлар беренче тапкыр уздырыла һәм, шулай итеп, Гөлнара — тарихта беренче тапкыр 3000 м каршылыклар белән йөгерү буенча олимпия чемпионы. Шул ук Олимпиадада ул 5000 м йөгерүдә дә катнаша, ләкин 4 урын ала.

Remove ads

Татарстан флагы

Пекин Олимпиадасында алтын медаль алган Гөлнара Сәмитова- Галкина җиңүдән соң Россия флагы белән бергә Татарстан флагын да тотып стадионда йөгереп уза. Татарстан флагын да, куш тырнаклар эчендә әйткәндә, “дөньяга чыгарган” өчен Гөлнара алтын медальдән һәм чемпионлыктан колак кага яза.

“Моның өчен минем медальне кире ала яздылар. Чөнки Олимпия уеннарында ике флаг белән булу рөхсәт ителми. Икенче көнне безнең белән булган бөтен түрәләр, җитәкчелек бу проблеманы хәл итте. Анда бик зур конфликт булды”,-ди Гөлнара Самитова-Галкина[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2009 — Дуслык ордены (РФ)
  • РФ атказанган спорт мастеры РФ атказанган спорт мастеры

Чыганаклар

  • «Рекордсмен» спорт газетасы

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads