Гөргөри кияүләре (спекталь)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Гөргөри кияүләре — драматург Туфан Миңнуллинның Гөргөри кияүләре әсәре буенча куелган ике пәрдәле этнографик музыкаль комедия.
Remove ads
Тарихы
Спектакль беренче тапкыр 1995 елның 21 маеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Ренат Еникиев куелышында режиссер Марсель Сәлимҗанов тарафынан сәхнәләштерелә башлый.[1] 2013 елда Буа сатира театры тарафыннан да сәхнәгә куела.[2]
Уфа «Нур» татар дәүләт театрында «Гөргөри кияүләре» музыкаль комедиясе Әбелхәер Сафиуллин тарафыннан 2014 елдан куела башлый.[3].
Спектакльне шулай ук Башкортстанның Гафури халык театры да сәхнәгә куя.[4]
Remove ads
Эчтәлеге
«Гөргөри кияүләре» спектакле тулысынча халык күзалланышы буенча ясалган. Игътибар үзәгендә керәшен татарлары йолалары күрсәтелгән.[5]
Үрбаш авылы кешесе Гөргөри абзый һәм Кәтернә түтинең төпчек кызлары Үринәне берьюлы өч егет яратып йөри. Олы кызлары икесе дә кияүгә чыгып, аерылып, атасыз бала үстерә. Шуңа күрә Гөргөри абзый Үринәне керәшен татарлары йолалары буенча гына кияүгә бирергә карар кыла. Шуннан кыз йортына яучы җибәрүләр, кияүләр арасында көрәш, җыр, бию буенча сынашулар башлана.
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads