Марсель Сәлимҗанов
татар режиссеры, СССР халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Марсель Хәким улы Сәлимҗанов (7 ноябрь 1934, Казан, ТАССР, ССРБ — 26 март 2002, Мәскәү, Россия) — мәшһүр татар режиссеры, СССР халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
Марсель Сәлимҗанов 1934 елның 7 ноябрендә Казан шәһәрендә актерлар Хәким Сәлимҗанов һәм Галия Нигъмәтуллина гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә, соңыннан, әти-әниләре, дусларының йогынтысы астында А.В.Луначарский исемендәге дәүләт институтына режиссерлар әзерли торган факультетка укырга керә. 1962 елда институтны тәмамлап Казанга кайта һәм ТЮЗның режиссеры итеп билгеләнә. 1966 елда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына баш режиссер вазифасын башкара башлый. Шул ук елдан Казан театр училищесында укытырга тотына, 1992 елда Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетында профессор исемен ала. 2001 елда аны Татарстан Республикасы Фән Академиясенең әгъзасы итеп сайлана.
М. Сәлимҗановның таланты татар профессиональ театрының үсеп китүе, милләт драматургиясенең үсеше белән нык бәйләнештә. Режиссер, республиканың театр сәнгатенең алтын фондына кергән йөздән артык төрле жанрдагы спектакльләрне куеп, урта һәм өлкән буын актерларының талантларын яңа ракурсларда ачарга ярдәм итә.
Театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен, М.Сәлимҗановка СССРның халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре исемнәренә, Г.Тукай һәм К.С. Станиславский исемендәге Дәүләт премияләренә, «Алтын битлек» премиясенә лаек була.
Марсель Сәлимҗанов 2002 елның 26 мартында вафат була.
Remove ads
Хәтер
- Казанда Актерлар йортына исеме бирелгән.
- Казанның бер урамы исеме белән аталган.
- 2014 ел ― Марсель Сәлимҗанов премиясе булдырылган.[3]
- 2014 ел ― Казанның Чехов урамында режиссер 1995―2002 елларда яшәгән 53нче йортта мемориаль такта ачылган (мемориаль тактаны рәссам-скульптор Тимофей Тюрин ясаган)[4].
Моны да карагыз
Шулай ук карагыз
Чыганаклар
- Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре. 2014 2014 елның 27 май көнендә архивланган..
- Белем.ру 2016 елның 11 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads