Дамир Азаматов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Азаматов Дамир Мостафа улы (5 май 1940 ел — 27 ноябрь 2020 ел) — галим-философ. 1978 елдан Башкорт дәүләт медицина институтында һәм Башкорт дәүләт медицина университетында укытучысы, профессор-консультант. Фәлсәфә фәннәре докторы (1986), профессор (1987). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1992), Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2003).
Remove ads
Биографиясе
Дамир Мостафа улы Азаматов 1940 елның 5 маенда Башкорт АССР Чакмагыш районының Чакмагыш авылында туган. Хоккейчы һәм тренер Марат Азаматовның агасы.
1963 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң — комсомол эшендә. 1970 елдан алып Башкорт дәүләт университетында укыта, 1976 елдан — Бөре педагогия институтының фәлсәфә кафедрасы мөдире. 1978 елдан Башкорт дәүләт медицина институтында укыта (1983 елдан алып фәлсәфә кафедрасы мөдире).
Галим 2020 елның 27 ноябрендә Уфа шәһәрендә вафат була[2].
Фәнни хезмәтләре Башкортстан иҗтимагый, сәяси һәм фәлсәфә, мәгърифәтчелек тарихына, медицина һәм сәламәтлек саклауның социаль — фәлсәфи проблемаларына багышланган. 130 дан артык фәнни хезмәт, 15 монография, 4 докторант, 36 фәннәр кандидаты җитәкчесе[3]/
Remove ads
Төп гыйльми эшләре
- Из истории развития общественно политической и философской мысли Башкирии конца XIX — начала XX в. Пермь, 1979;
- Социальная детерминированность внутриличностного конфликта (социально философский анализ). Уфа, 2009 (автордаш);
- Здоровье молодёжи как общественная ценность в современном российском обществе. Уфа, 2010(автордаш).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads