Дамир Азаматов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Азаматов Дамир Мостафа улы (5 май 1940 ел27 ноябрь 2020 ел) — галим-философ. 1978 елдан Башкорт дәүләт медицина институтында һәм Башкорт дәүләт медицина университетында укытучысы, профессор-консультант. Фәлсәфә фәннәре докторы (1986), профессор (1987). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1992), Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2003).

Кыска фактлар Дамир Азаматов, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Дамир Мостафа улы Азаматов 1940 елның 5 маенда Башкорт АССР Чакмагыш районының Чакмагыш авылында туган. Хоккейчы һәм тренер Марат Азаматовның агасы.

1963 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң — комсомол эшендә. 1970 елдан алып Башкорт дәүләт университетында укыта, 1976 елдан — Бөре педагогия институтының фәлсәфә кафедрасы мөдире. 1978 елдан Башкорт дәүләт медицина институтында укыта (1983 елдан алып фәлсәфә кафедрасы мөдире).

Галим 2020 елның 27 ноябрендә Уфа шәһәрендә вафат була[2].

Фәнни хезмәтләре Башкортстан иҗтимагый, сәяси һәм фәлсәфә, мәгърифәтчелек тарихына, медицина һәм сәламәтлек саклауның социаль — фәлсәфи проблемаларына багышланган. 130 дан артык фәнни хезмәт, 15 монография, 4 докторант, 36 фәннәр кандидаты җитәкчесе[3]/

Remove ads

Төп гыйльми эшләре

    • Из истории развития общественно политической и философской мысли Башкирии конца XIX — начала XX в. Пермь, 1979;
    • Социальная детерминированность внутриличностного конфликта (социально философский анализ). Уфа, 2009 (автордаш);
    • Здоровье молодёжи как общественная ценность в современном российском обществе. Уфа, 2010(автордаш).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads