Дамир Шакиров
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Дамир Шакиров (15 февраль 1956 ел) — галим-гигиенист. Медицина фәннәре докторы (2002), профессор (2006). 1982 елдан (өзеклек белән) Башкорт дәүләт медицина институты һәм Башкорт дәүләт медицина университеты укытучысы.
Remove ads
Биографиясе
Дамир Фәез улы Шакиров 1956 елның 15 февралендә Башкорт АССРның Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында туа.
1980 елда Башкорт дәүләт медицина институтының санитар-гигиена факультетын тәмамлый.
Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң Җөмһүрият санитария мәгарифе йортында эшли.
1982 елдан (өзеклек белән) Башкорт дәүләт медицина университетында «Гомуми гигиена», «Гадәттән тыш хәлләр гигиенасы һәм эпидемиологиясе» дисциплиналарын укыта[1].
1991-93 елларда "Биос" преприятиесенең (Уфа) өлкән гыйльми хезмәткәре.
Remove ads
Фәнни эшчәнлеге
Фәнни эшчәнлеге җитештерү мөхитендәге химик пычратучыларның химия, нефтехимия һәм нефть эшкәртү сәнәгате эшчеләре сәламәтлеге торышына йогынтысын өйрәнүгә, хезмәт шартларына гигиеник бәя бирүгә, тирә-як мохитнең зарарлы факторлар тәэсир иткәндә донозологик критерийлар эшләүгә һ.б. багышланган.
400 фәнни хезмәт, 30 методик эш һәм 3 уйлап табу авторы.
Төп хезмәте
- Энергообеспечение жизнедеятельности человека в норме и патологии. 2‑е изд., доп. и перераб. Уфа, 2005 (автордаш).
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads