Дармштадтий

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Дармштадтий (лат. Darmstadtium, Ds) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период, 10 төркем элементы. Тәртип номеры - 110. 267—273 масса санлы изотоплар өчен ярым таркалу чоры берничә миллисекундтан артмый. Ләкин иң авыр изотопның (масса исәбе 281) ярым таркалу чоры 10 секунд чамасы тәшкил итә.

Подробнее Мейтнерий◄Дармштадтий / Darmstadtium (Ds) ►Рентгений, Атомның үзлекләре ...

Рәсәй Фәннәр Академиясенең Дубнадагы Атом-төш тикшеренүләре берләштерелгән институты галимнәре бу элементны радиоактивлыкны ачкан Анри Беккерель хөрмәтенә атарга тәкъдим итә[1]. 1997 елда Америка командасы 1997 елда Отто Ган хөрмәтенә Ганий атамасын тәкъдим итә (элек бу исем 105 элемент өсөн файдаланылган булган)[2].

Remove ads

Исеме

Теоретик һәм гамәли химия буенча Халыкара киңәшнең (IUPAC) эшче төркеме 2001 елда яңа химик элемент ачылуны раслый һәм бу ачышта GSI-ның өстенлекле булуын таный. 2003 елның августында IUPAC үзенең 42-че Генераль ассамблеясында рәсми рәвештә 110-чы санлы яңа химик элементка Нармштадтий исемен кулланышка кертә[3].

Символы

Дармштадтий элементының символы - Ds (Дармштадтий дип укыла).

Үзенчәлекләре

Радиоактив[4] Нармштадтийның химик тасвирламасын анык билгеләү авыр[5], чөнки булуы ихтимал очучан берләшмәләре чикле һәм ярым таркалу чоры бик кыска. Нармштадтий бик авыр металл, тыгызлыгы 34,8 г/см3 чамасы булырга тиеш дип фараз ителә. Чагыштыру өчен, билгеле иң тыгыз элемент осмийның тыгызлыгы барлыгы 22,61 г/см3.

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads