Дашка

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

ДашкаТемников районында кечкенә татар авылы. Вызна елгачыгы өстендә урнашкан. Аксел авыл советына карый. 2011 ел башына 17 хуҗалыкта 53 кеше яшәде.

Кыска фактлар Дашка, Дәүләт ...

Язма чыганакларда беренче тапкыр 1614 елны искә алына. 1866 елда 7 хуҗалыктан гына тора. Төп халкы – Дашкиннар, морза катламында торганнар. Дашкиннар биредән 18 гасыр башында Пенза губернасындагы Урта Әләзәнгә, 18 гасыр ахырында Стәрлетамак өязендәге Яңа Явыш авылына, 19 гасыр башында Бәләбәй өязенең Иске Бүздәк һәм Шланлыкүл авылларына күченәләр.

Дашка авылына дөньякүләм танылган галим-вулканолог Һарун Таҗиев нәселе барып тоташа. Аның бабасы Сәйфетдин Дашкин 19 гасырда Урта Азиягә чыгып киткән.

Авылда элек 7-еллык мәктәп эшләде. Колхозның амбарлары, фирме, ат дворы тора иде. 2012 елда мәчет яңартылып сафка басты.

Remove ads

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads