Шланлыкүл

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

ШланлыкүлБашкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 251 кешенең яшәве мәгълүм.

Кыска фактлар Шланлыкүл, Дәүләт ...

Remove ads

Тарихи мәгълүмат

Тарихи яктан авыл ике өлештән тора: бер өлештә мишәрчә сөйләшә торган төмәннәр яши, икенче башта – минзәлә сөйләшендә сөйли торган типтәрләр. Төмәннәр, җирне сатып алу килешүендә расланганча, биредә мәңгелеккә килеп төпләнгәннәр.[3] Төп нәселләр: Кутушевлар, Мамлеевлар (морзалар), Дашкинннар, Кудашевлар (кенәзләр).

Демография

1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларыннан Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Богады вулысы, Шланлыкүл авылында 253 хуҗалыкта 1600 кеше яши, шул исәптән 143 хуҗалыкта 961 мишәр, 100 хуҗалыкта 585 типтәр, 10 хуҗалыкта 54 башкорт.[4]

Өч ел узуга, 1920 елда Бүздәк вулысы, Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Бүздәк вулысы, Шланлыкүл авылында 248 хуҗалыкта 1434 кеше яши, шул исәптән 138 хуҗалыкта 830 мишәр-татар, 109 хуҗалыкта 589 татар, 4 хуҗалыкта башкорт.[5]

Халык саны
2002[1]2009[1]2010[2]
282283251

2002 елда 68% халык рәсми рәвештә татарлар итеп яздырылган, «башкорт» – 30%.

Remove ads

Авылның атаклы кешеләре

Географик урынлашу

  • район үзәгенә кадәр (Бүздәк): 8 км
  • авыл советы үзәгенә (Иске Богады): 5 км
  • якындагы тимер юл станциясенә (Бүздәк): 6 км

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads