Дементий Шмаринов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Дементий Шмаринов
Remove ads

Дементий Шмаринов (рус. Дементий Алексеевич Шмаринов) — рус совет рәссамы (график), профессор, ССРБ сәнгать академиясе хокукый әгъзасы (1953), АДР сәнгать академиясе мөхбир-әгъзасы (1970), ССРБ халык рәссамы (1967), II дәрәҗә Сталин премиясе (1943), Ленин премиясе (1980), Россия дәүләт премиясе (1997) лауреаты.

Кыска фактлар Дементий Шмаринов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Сугыш чоры плакаты. 1941
Thumb
А.Н. Толстой. «Петр I» китабына сурәт. (1940-1945)
Thumb
Н.В. Гогольнең «Тарас Бульба» китабына сурәт.(1959-1960)

1907 елның 29 апрелендә (12 маенда) Казанда туган. Киевта Н.А. Прахов студиясендә (1919-1922), Мәскәүдә К.П. Чемко студиясендә (ВХУТЕМАС укытучысы Д.Н. Кардовский сыйныфы) (1923-1928) укыган.

Бөек Ватан сугышында

Сугыш темасына сәяси плакатлар һәм дошманга каһәр белән сугарылган, совет халкының сугыш елларындагы газапларын тасвирлаучы һәм батырлыгын данлаучы «Оныту юк, гафу итү юк!» (Не забудем, не простим!) рәсемнәр шәлкеме (1942) иҗат итә. Әлеге рәсемнәр Ленинградта, «Сәнгать» нәшриятында аерым китап (1943) булып басылып чыга. Шул ук елны II дәрәҗә Сталин премиясенә лаек була.

«Үч ал!» (1941) һәм «Кызыл гаскәр фашист изүеннән азат итә» плакатларын иҗат иткән[1].

Remove ads

Иҗаты

Китапка сурәтләр төшерүче рәссам (иллюстратор) буларак билгеле. Аның ясаган рәсемнәре әдәби әсәрләрнең эчтәлеген төгәл ачуы, каһарманнарның холкын һәм драматик хәлләрне дөрес күрсәтүе белән аерылып тора. Күмер, кара акварель, темпера техникасында эшли. Әсәрләре Третьяков галереясендә, дәүләт Рус музеенда, А.С. Пушкин исемендәге дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.

Эшен улы, рәссам-график, РФ халык рәссамы Алексей Шмаринов (1933), оныгы рәссам Сергей Шмаринов (1958) дәвам итә [2].

Картиналары

  • «Шураларның I корылтае» (I съезд Советов) каралама-рәсем[3]
  • «Оныту юк, гафу итү юк!» (Не забудем, не простим!) рәсемнәр шәлкеме (1942).
  • «Очрашу» («Яулап алынган җирдә») (На отвоеванной земле) (1944-1945).

Китапларга сурәтләр

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Remove ads

Әсәрләре

  1. Д.А. Шмаринов. Годы жизни и работы. М., 1989.

Чыганаклар

  1. Чегодаев А. Д.А. Шмаринов. М., 1949.
  2. Халаминский Ю. Д.А. Шмаринов. М., 1959.
  3. Курочкина Т. Д. Шмаринов. М., 1967.
  4. Д.А. Шмаринов. Альбом (вст. статья А.Д. Чегодаева). Л., 1967.
  5. Искусство Советского Союза (альбом). Л.: Аврора, 1982.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads