Джини коэффициенты
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Джини коэффициенты (шулай ук Джини күрсәткече яки Джини нисбәте) - итальян статистика һәм социология галиме Коррадо Джини тарафыннан кәшеф ителгән һәм 1912 елгы "Вариация һәм үзгәрүчәнлек" (итал. Variabilità e mutabilità) исемле хезмәтендә бастырылган статистик дисперсияны үлчәү күрсәткече.[1][2]

Джини коэффициенты саннарның ешлылык диапазонында тигезсезлекне үлчи (мәсәлән, керем дәрәҗәләрен). “0” га тиң булган Джини коэффициенты барлык саннарның бер берсенә тиң булган тулы тигезлекне билгеләсә (мәсәлән, һәркемнең кереме бертигез булуы). “1” гә тиң булган Джини коэффициенты (яки 100%) саннар арасындагы максималь тигезсезлекне күрсәтә (мәсәлән, барлык керем бер кешенең кулында булуы).[3]
Күрсәткеч социология, икътисад, сәламәтлек, экология, химия, проектирование һәм авыл хуҗалыгы кебек төрле өлкәләрендәге тигезсезлекләр белән бәйле фәнни эзләнүләрдә кулланыла.[4] Халыкара дәрәҗәдә керем яки муллык тигезсезлеген билгеләү өчен кабул ителгән күрсәткеч дип исәпләнелә.[5] Дөнья буенча, керем өчен Джини коэффициентлары күрсәткечләре якынча 0,23 (Швеция) белән 0,70 (Намибия) киңлегендә таралган, ләкин бар илләре өчен исәпләнмәгән.
Remove ads
Керем бүленешләренең Джини коэффициенты
- Шулай ук карагыз: Илләрнең керем тигезсезлеге буенча исемлеге.
Югары үсештәге Европа илләре һәм Канаданың Джини индекслары 0,24 һәм 0,36 арасында булганда, АКШ һәм Мексиканың Джини индекслары 0,40 дан югарырак, indicating that the АКШның (АКШ җанисәп бюросы мәгълүматлары буенча[6][7][8]) һәм Мексикада тигезсезлек югарырак булуын күрсәтә. Төрле тарафлар Дөньядагы уртача Джини индексның 0,56-0,66 арасында булуы билгеләүләре мәгълүм.[9]

Төрле еллардагы АКШның Джини индекслары
АКШ җанисәп бюросы бастырган төрле периодлары өчен саналган Джини индекслары:[10][11][12]
- 1929: 45.0 (фаразланган)
- 1947: 37.6 (фаразланган)
- 1967: 39.7 (беренче тапкыр бастырылган)
- 1968: 38.6 (иң түбән күрсәткече)
- 1970: 39.4
- 1980: 40.3
- 1990: 42.8
- 2000: 46.2
- 2005: 46.9
- 2006: 47.0 (иң югары күрсәткече)
- 2007: 46.3
- 2008: 46.69
- 2009: 46.8
Remove ads
Шулай ук карагыз
- Илләрнең байлык бүленеше буенча исемлеге
- Сатып алу мөмкинчелеге паритеты (САМП)
- Джини коэффициенты
- Кеше потенциалы үсеше индексы (КПҮИ)
- Бәхетле планета индексы
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads