Динара Садретдинова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Динара Садретдинова
Remove ads

Динара Садретдинова — телевизион журналист. 2002-2015 елларда Россия-1 телеканалында мөселманнар өчен «Мусульмане» тапшыруының авторы һәм алып баручысы. Россиянең журналистлар берлеге әгъзасы.

Кыска фактлар Динара Садретдинова, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәл

1976 елда Мәскәү шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Әти-әнисенең нәсел-нәсәбе хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Питрәксе авылында. Рәфыйк Садретдинов озак еллар автослесарь булып эшләгән. Разия Садретдинова радиода тавыш операторы, аннары тавыш режиссеры булып эшләгән. Динараның 6 яшькә олы апасы Наилә бар, ул белгечлеге буенча филолог. Динара — Мәскәүдә туган дүртенче буын. Кияүдә, кызы Ясминне үстерә.

Remove ads

Белеме

  • Россия театр сәнгате академиясе (ГИТИС), 1999г, музыкаль театр актрисасы.
  • Мәскәү ачык мәгариф институты, 2004г, лингвокультуроведение.

Хезмәт

1999 — «АСТ-Прометей» спутник телеканалындагы «Ислам дөньясы» программасын алып баручы. 2002 – 2015 елларда — ВГТРК «Россия» телеканалында «Мөселманнар» 2012 елның 26 сентябрь көнендә архивланган. тапшыруын алып баручы.

Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр

Динара Садретдиновага үзләренең хөрмәтен күрсәтеп, Татарстан, Карачай-Черкес, Дагыстан республикалары “атказанган артист” исемен биргәннәр, ул шулай ук Ингушетия республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads