Динар Шәрәфетдинов
опера җырчысы (лирик тенор) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Динар Шәрәфетдинов, Динар Дәниф улы Шәрәфетдинов (1999 елның 28 июне, РФ, ТР, Яр Чаллы) ― опера җырчысы (лирик тенор), 2024 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының опера төркеме солисты. Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты һәм Гран-при иясе.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
Яр Чаллыда музыка сөюче гаиләдә туган[1]. Әтисе Дәниф Шәрәфетдинов – 2000-еллар башында «Бәйрәм» ансамбле солисты (сәнгать җитәкчесе Хәния Фәрхи). Әнисе Зәринә[2] Алабуга мәдәният училищесында хореограф һөнәрен үзләштергән, аннан соң психолог белгечлеге буенча югары белем алган, логопед булып эшли. Сеңлесе Диана (кияүдә)[3].
Беренче тапкыр сәхнәгә биш яшьтә чыккан. Профессиональ дәрәҗәдә җырларга өйрәнер өчен, 15 ел гомерен сарыф иткән. Яр Чаллыда музыка мәктәбен тәмамлаган (беренче педагоглары ― Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфисә Исхак кызы Әхмәтшина, Алинә Орлова). Музыка мәктәбендә укыган вакытта төрле бәйгеләрдә катнашкан, «Мизгел» җыр театры белән чыгыш ясаган [4][5]. 2020 елда Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен (Людмила Романовна Церковникова классы), 2025 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате факультетын (Галина Трофимовна Ластовка, аннары доцент Раида Игламовна Ермохина классы) тәмамлаган[6]. 4 ел Казан музыка көллиятенең студентлар хорында җырлаган (хор җитәкчесе Дина Альбертовна Венедиктова). Консерваториядә ассистентурада укый.
Remove ads
Иҗаты
Консерваториянең дүртенче курсын тәмамлагач, аның өчен махсус тыңлаулар оештырып, 2024 елның сентябреннән Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрына (ТАДОһБТ) эшкә алынган. ТАДОһБТ сәхнәсендә дебюты: Джузеппе Вердиның «Травиата» операсында Гастон партиясе.
Җырчы Татар дәүләт филармониясе каршындагы Татарстан Джаз-оркестры, Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Tatarica» оркестры белән чыгыш ясый, шулай ук консерваториянең опера студиясе постановкаларында катнаша («Монмартр фиалкасы», «Цирк принцессасы» һ.б.)[7]. Мәскәүдә «Музыканы күрергә» фестивалендә чыгыш ясаган. Ф. И. Шаляпин исемендәге XLIII Халыкара опера фестивале кысаларында Жорж Бизеның «Кармен» премьерасында (режиссер Марко Гандини) контрабандист Ремендадо партиясен башкарган. Яр Чаллы филармониясе концертларында чыгыш ясый[8].
Балачакта эстрада башкару күнекмәләрен алган, көллияттә академик музыка җырларга өйрәнгән. Академик вокал иҗат тормышының зур өлешен алып тора. Әтисе популяр җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның күп еллар хит булып яңгыраган җырларын да репертуарына кертә.
Remove ads
Башкарган партияләре
- Казан консерваториясенең опера студиясе сәхнәсендә
- Люченцио («Укрощение строптивой» В. Я. Шебалин,
- Оттавио («Дон Жуан» В. А. Моцарт),
- Аскер, Телли («Аршин мал алан» У. А. Гаджибеков),
- Галимҗан, Вафа («Башмагым» Җ. Файзи),
- Вакула («Раштуа алды төне» Е. Анисимова),
- Ленский («Евгений Онегин» П. И. Чайковский).
- Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында
- Гастон («Травиата» Дж. Верди),
- Чекалинский («Пики дамасы» П. Чайковский),
- Понг («Турандот» Дж. Пуччини)[9],
- Ремендадо («Кармен» Ж. Бизе),
- Фонарьчы («Манон Леско» Дж. Пуччини)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Фестивальләр һәм конкурслар лауреаты («Созвездие-Йолдызлык», Федор Шаляпин исемендәге Республика фестивале, Рәшит Ваһапов исемендәге Татар җыры фестиваленең I дәрәҗә лауреаты),
- Татарстан Республикасы Президенты стипендиясе лауреаты,
- 2024 елның сентябрендә, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы боерыгы белән Федор Шаляпин исемендәге стипендия иясе булган[10].
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads