Дина Сафина

драматург (Казан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Дина Сафина
Remove ads

Дина Сафина, Дина Илһам кызы Сафина (Дина Илгамовна Сафина[1] ; 1989 елның 29 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Олы Хуҗаш) – рус телендә иҗат итүче драматург, белеме буенча астрофизик, Казанда «Моң» театраль мәйданчыгынды эшли, Бөтенроссия «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты (2021)[2].

Кыска фактлар Дина Сафина, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1989 елның 29 сентябрендә Татарстан АССР Яшел Үзән районы Олы Хуҗаш авылында туган. Әти-әнисе, апасы ― физиклар. Тугызьеллык мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, биредә 10—11 классларда, параллель рәвештә Казан университетының кече мехматында укый. 2011 елда «Астрономия» белгечлеге буенча Казан университетының физика факультетын[3] һәм 2014 елда аспирантура тәмамлаган. КДУда укыганда, Карачай-Черкессиядә, Түбән Архыз бистәсендә урнашкан Россия Фәннәр Академиясенең астрофизика обсерваториясендә эшли. 8 ел астрофизика өлкәсендә эшләгәч, фән белән шөгыльләнүен ташлый. 6 ел куркынычсызлыкның интеграль системалары белән шөгыльләнүче эре Казан компаниясендә инженер-проектчы булып эшли. Театр һәм кино-проектлар өчен заказга сценарийлар яза башлый. Режиссер буларак, Propellers анимацион студиясе белән хезмәттәшлек итә.

Remove ads

Иҗаты

Башлангыч сыйныфларда укыганда ук кечкенә хикәяләр яза. Фән өлкәсеннән киткәч, актерлык осталыгы курсларына кереп, актерлык эшен һәм режиссураны өйрәнә.

2016 елда, башкаручы буларак, Казанда «Урам сәнгате көннәре» кысаларында «Угол» иҗат лабораториясенең перформанслар сериясендә катнаша.

Казанда «Маяковский» иҗат киңлегендә «Звуки» спектакленең режиссеры һәм драматургы була.

Даугавпилста (Латвия) театр лабораториясенең «Ритуаль мәсәлләр» (рус. Ритуальные басни) спектакленың драматург-консультанты.

«Барыгыз да азат» (рус. Все свободны) студиясендә «Тирамису» һәм «Угол» иҗат лабораториясендә «Децентрализация» спектакльләренең режиссеры.

Перформер, режиссер ярдәмчесе, драматург-консультант буларак, «Свияжск Артель», «Аннигиляция», «Город АртПодготовка», «Pro/Хәрәкәт» һәм «Шәһәр кешеләре театры» (рус. Театр горожан) иҗади лабораторияләрендә даими катнаша.

«Шик рухы» (Дух сомнения, 2017), «Кушымтасы юк» (Припева нет, 2018), «Шәһәр тавышлары» (Городские звуки), «5mm/h» (2019 елда «Угол» иҗат лабораториясендә куелган), «Аһәң» (2020 елда Әлмәт татар драма театрында куелган) һ. б. пьесалар авторы[4].

Авторның пьесалары «Pro/лог», «Ремарка» һәм «Любимовка» кебек драматургия конкурсларда катнашкан. Сценарист һәм режиссер буларак кинода эшли [5].

Thumb
«Алтын битлек» премиясе
Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2021 – «Алтын битлек» премиясе ― «Драма / Драматург эше» номинациясендә ― «5 mm/h» пьесасы буенча «Угол» иҗат лабораториясендә куелган спектакль-медитация өчен (режиссерлар Ангелина Мигранова һәм Родион Сабиров)[6].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads