Дора Воровская

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Дора Воровская, Дора Моисей кызы Воровская (кыз фамилиясе Мамутова, рус. Дора Моисеевна Воровская, ?, Одесса1923 елның 7 ноябре, Алмания) — инкыйлабчы, дипломат, В. Воровскийның (икенче) хатыны һәм ярдәмчесе. РСФСРның Стокгольмдагы һәм Румдагы илчелекләре дипкурьеры һәм сәркатибе.

Кыска фактлар Дора Воровская, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Кыска фактлар Тышкы рәсемнәр ...

Одессада табиб гаиләсендә туган. 1900 еллар башында чит илдә укый. Рус сәяси мөһаҗирләренең җыелышларына йөри. Берлинда В. Воровский белән таныша, дуслаша һәм аңа кияүгә чыга. Инкыйлаб эшчәнлегендә, матбугат эшләрендә, Вологдада сөргендә вакытта иренә тугъры дус һәм ярдәмче була.

1905 елда В. И. Ленинның кушуы буенча ире белән Женевадан Берлинга бара, алман социал-демократлары белән сөйләшүләр алып бара.

Октябрь инкыйлабыннан соң РСФСРның Стокгольмдагы һәм Румдагы илчелекләрендә дипкурьер һәм сәркатип булып хезмәт итә. 1923 елның 10 маенда рус гаскәри офицеры, Швейцария ватандашы полковник Морис Конради (1896-1947) тарафыннан В. Воровский атып үтерелә[1]. Суд үтерүчене һәм аның ярдәмчесе Аркадий Полунинны (1889-1933) аклый[2].

Д. М. Воровская 1923 елның 7 ноябрендә Алманиядә санаторийда нерв киеренкелегеннән вафат була. Кызыл мәйданда көле салынган урна ире каберенә урнаштырыла. Әлеге вакыйга урнаны Мәскәү кирмәне диварындагы некропольдә беренче урнаштыру очрагы булып санала.

Remove ads

Әдәбият

  1. Абрамов Алексей. У Кремлёвской стены. М., Политиздат, 1988. ISBN 5-250-00071-1

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads