Швейцария
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Швейца́рия (алм. die Schweiz, фр. la Suisse, итал. Svizzera, ром. Svizra, төр. İsviçre, рәсми исеме – Швейца́рия Конфедера́циясе (алм. Schweizerische Eidgenossenschaft, фр. Confédération suisse, итал. Confederazione Svizzera, ром. Confederaziun svizra) – Үзәк Европада урнашкан, диңгезгә чыгышы булмаган дәүләт. Төньякта Алмания, көнбатышта Франция, көньякта Италия, көнчыгышта Австрия һәм Лихтенштейн белән чиктәш.
Remove ads
Remove ads
Берләшү нигезләре
Швейцария Конфедерациясе – тел һәм мәдәният үзенчәлекләрен саклап килүче алман, француз, итальян һәм ретороман (романш) төбәкләреннән торган федератив дәүләт. Бу тарихи, этнографик һәм мәдәни феноменга карата алман теленнән алынган "Willensnation" төшенчәсе кулланыла, аның мәгънәсе – ирекле рәвештә берләшкән ил (милләт). Кайвакыт аны "Willensgemeinschaft" – ирекле рәвештә берләшкән җәмгыять дип тә атыйлар.
"Дәүләт милләте" (Staatsnation) һәм "мәдәният милләте" (Kulturnation) төзү концепцияләренең үзгәрәк ысулы яки бөтенләй капма-каршысы булган бу күренешнең теоретик нигезләрен француз телле язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Эрнест Ренан (Ernest Renan, 1823-1892) эшләгән. Бу төр бердәмлек чыгышы белән төрле милләттән булган ватандашларның аңлы рәвештә һәм үзара килешеп уртак тормыш итүен күздә тота. Һәм аны үзәкләштерелгән дәүләт төземи, ул – ирекле һәм тигез хокуклы кешеләр тарафыннан "астан өскә таба" корыла торган ватандашлык җәмгыяте. Берничә буын яшәешендә дистә елларга сузыла торган бу сөрештә дәүләт турыдан-туры катнашмый, ул бары тик моның өчен тиешле шартлар гына тудыра. Һәм ирекле ватандашлык җәмгыяте үзәк хакимиятне торган саен ныгыту юлында түгел, ә киресенчә – вәкаләтләрне җирле органнарга мөмкин кадәр күбрәк тапшыру аша үстерелә.
Бу җәһәттән Швейцария Конфедерациясе күпмилләтле илләр өчен үрнәк булып тора. Бүген мондый үсешне Көньяк Американың Боливия дәүләте максат итеп куя.
Remove ads
Тарих
Дәүләт төзелеше
Швейцария президенты
Швейцариядә ил президенты һәм вице-президенты вазыйфаларын 7 министрдан торучы Федераль шура (хөкүмәт) әгъзалары чиратлап үти. Президент һәм вице-президентны сайлау хөкүмәткә керүче эре фиркаләр консенсусы белән билгеләнә, шуңа күрә ил президентын һәм вице-президентын алыштыру илнең эчке һәм тышкы сәясәтенә сизелерлек үзгәреш кертә алмый: көнүзәк әһәмиятле мәсьәләләр хөкүмәттә коллегиаль рәвештә чишелеш таба. Швейцария президенты дәүләт башлыгы булып исәпләнми. Әлеге вазифа — коллектив Федераль шура (хөкүмәт) прерогативасы. Президент хөкүмәт утырышларында рәислек итә, тавыш биргәндә, аның тавышы хәлиткеч көчкә ия. Ул шулай ук Швейцариягә визит белән килгән чит ил башлыкларын кабул итә[70]
Remove ads
Административ бүленеше
Швейцария — 26 кантоннардан (20 кантон (Dingar) һәм 6 ярты кантон (Landesteil)) торган федератив республика. Кантоннар округларга (Bezirk), округлар шәһәр һәм җәмгыяте биләмәсенә (Gemeinde) бүленергә мөмкин.
Remove ads
Швейцария догасы
(Швейцария Конфедерациясенең дәүләт гимны) [72]
Монах Альберих Цвиссиг (алманча Alberich Zwyssig, 1808-1854), дини гыйбадәтләреннән тыш, музыка белән мавыккан һәм псалмнар язу белән шөгыльләнгән. 1841 елда ул үзе элегрәк иҗат иткән көйне яшьтәше Леонһард Видмерның (алманча Leonhard Widmer, 1808-1868) дини-патриотик калыптагы шигыренә яраклаштырган. Яңа әсәр 1843 елда матбугатта да басылып чыккан, шул ук елны аны Цюрих фестивалендә башкарганнар. Халыкта бик популяр булып китсә дә, озак еллар буе “Швейцария догасы” дәүләт түрәләре игътибарыннан читтәрәк калган. Ниһаять, 1961 елда аны, өч еллык сынау мөддәтен шарт итеп, армиядә һәм чит илләрдәге рәсми чараларда гимн буларак куллана башлыйлар. Тышкы дөньяда “дога” бу илнең гимны буларак таныла. Шуңа да карамастан, аны Швейцариянең 12 кантонында гына кабул итәләр, 7 кантон сынау мөддәтен озайтырга кирәк дип саный, ә 6 кантонда (шул җөмләдән Цюрихта да) аны бөтенләй кире кагалар. Ахыр чиктә уртак уңай фикергә киләләр: “сынау” әле бүген дә дәвам итә. Заманча һәм эчтәлеге дини булмаган текстлар да иҗат ителгән, аларны төрле җәмәгатьчелек оешмалары зур тырышлык белән алга сөрәләр. Ләкин “Швейцария догасы” барыбер бу илне дөньяга танытып килә.
(алман телендә) Kommst im Abendglühn daher, Ziehst im Nebelflor daher, Fährst im wilden Sturm daher, |
(тәрҗемәсе) Кичке эңгер-меңгердә Күк өртелсә томанга, Бураннар кар ураса, | |
Remove ads
Дин
Швейцария федераль статистик идарәсенең 2018 елга дини демография турында мәглүматы буенча (15 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган 200 000 кешене сораштыру нигезендә): 63,9 % христианнар (шул исәптән 35,2 % Рим католиклары, 23,1 % реформатлар, 5,6 % башка диннәр), 28,0 % динен күрсәтмәгән, 5,3 % мөселманнар, 0,38 % Һинд дине тарафдарлары, 0,2 % яһүдләр, 1,3 % башка диннәр[73] .
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads