Евгений Косинцев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Евгений Юрьевич Косинцев (1982 елның 3 гыйнвары, Алабуга, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия чаңгычы һәм биатлончысы, биатлон буенча Россия чемпионы һәм призёры. Чаңгы узышлары буенча халыкара класслы Россия спорт мастеры, биатлон буенча Россия спорт мастеры (2009)[1][2].
Remove ads
Тормыш юлы
Евгений Косинцев 1982 елның 3 гыйнварында Алабугада туган. 2006 елда Кама дәүләт физик культура институтын (Яр Чаллы) тәмамлый.
Чаңгы ярышлары
Косинцев Алабуга шәһәренең 1 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче, беренче тренер — Н. Е. Яковлев.
Россия чемпионатының бакыр призёры була (башка мәгълүматлар буенча — эстафетада 2003 елгы Россия чемпионы[3]). Россия җыелма командасының киңәйтелгән составына керә[4]. «Төньяк бәйрәме»нең 10 км дистанциядә бакыр призёры (2004)[5], ә 2006 елда марафон дистанциясендә дүртенче була[6].
Биатлон
Косинцев 2007 елда биатлонга күчә һәм Удмуртия республикасы, Ижау шәһәре балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм «Динамо» спорт җәмгыяте данын яклый. В. А. Чурин һәм А. В. Вольчук җитәкчелегендә шөгыльләнә.
2011 елда Россия чемпионатында Удмуртия җыелма командасы составында команда ярышында чемпион, эстафетада һәм катнаш эстафетада көмеш призёр, патрульләр ярышында бакыр призёр була.
Җәйге биатлон буенча эстафетада Россия чемпионатының бакыр призёры (2009)[7], Бөтенроссия сайлап алу ярышлары призёры[8], Россия Кубогы этаплары призёры була.
Профессиональ карьерасын 2013 елда тәмамлый[9]. Шуннан соң Алабугага кайта, һәвәскәрләр стартларында[10] һәм ведомство ярышларында катнаша[11].
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads