Евгений Лансере
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Евгений Александрович Лансере (12 [24] август 1848, Моршанск — 23 март [4 апрель] 1886, Нескучное авылы, Харьков губернасы — русия скульптор-анималисты, Сынлы сәнгать академиясенең почётлы ирекле общенигы (1876).
Remove ads
Биографиясе
Статский советник Людвиг Пауль (Александр Павлович) Лансереның улы (1815-1869).
Моршанскида туган, урындагы гимназиядә укыган. Бала чактан үзенең яраткан темаларын таба — атларны сынландыра. Соңрак яшь скульптор Үзәк Азия, Кавк һәм Төньяк Африкага ерак сәфәрләр кылып, ижадына күп кенә этник образлар өсти (Афганец, "Гарәп", "Ике ана"), бу аның сәнгати эшләрен баетып җибәрә.
1861 ел гаиләсе белән бергә Петербургка күчеп килә. Икенче Санкт-Петербург гимназиясен тәмамлагач, Санкт-Петербург дәүләт университетының юридик факультетында белем ала[7]. Мәхсус сәнгатьле белем алмый, сыннар эшләгәндә скульптор Либерих Николай Ивановичның киңәшләренә таяна [8].1872 елда әсәрләре өчен Сынлы сәнгать академиясына 1нче дәрәҗә синыфлы рәссам исеме ала [9]. 1874 елда Сынлы сәнгать академиясенең почётлы ирекле общнигы дип таныла. 1879 елдан Мәскәү сынлы сәнгать сөючеләр җәмгыяте әгъзасы була.
Күренекле анималист булып таныла, атларны 2018 елның 16 июль көнендә архивланган. оста сынландыра, шулай ук тарихи сюжетларда да бу образларга мөрәҗәгать итә. Барлыгы 400 тирәсе әсәр иҗат итә[9]. Аның хезмәтләре Сарытаудагы Радищев музеендагы, Беларусь Республикасының Милли сынлы сәнгать, Россия Дәүләт музейларындагы, Дәүләт Третьяков галереясындагы һ.б. экспозицияләрдә куела.
Аның улы — Лансере Евгений Евгеньевич белән кызы Серебрякова Зинаида Евгеньевна да рәссам булып китәләр[8], төпчек улы Лансере Николая Евгеньевич — архитектор һөнәрен сайлый.
Remove ads
Галерея
- «Башкорт. Көчле җил!». Ф. Ю. Шопен бронза сыннар фабрикасында коелган. 1886-1893
- Ике ана. Җайдак башкорт хатыны баласы белән. Ф. Ю. Шопен бронза сыннар фабрикасында коелган
- Йөк өстендәге чумак. 1870 ел, Ф. Ю. Шопен бронза сыннар фабрикасында коелган
- Сабанчы-малоросс. 1877 ел, Ф. Ю. Шопен бронза сыннар фабрикасында коелган
- Атлы чиркәс белән хатын (ел?) Сарытаудагы Радищев музее
- Е. А. Лансере. Бөркет тоткан кыргыз. 1876 ел. Скульпторның 150 яшенә чыгарылган марка Россия, 1998 г.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads