Екатерина Приходько

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Екатерина Петровна Приходько (1924 ел 19 апрель — 21 гыйнвар 2006 ел) — совет тимер юл транспорты алдынгысы, Мурманск өлкәсенең Кандалакша шәһәре ССРБ транспорт төзелеше министрлыгының 314 нче номерлы «Кандалакштрансстрой» трестының төзелеш-монтаж поезды монтерлары бригадиры, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971).

Кыска фактлар Ватандашлык, Туу датасы ...
Remove ads

Тәржемәи хәле

Екатерина Петровна Приходько 1924 елда Чернигов өлкәсенең Сосницкий районы Спас авылында украин гаиләсендә туа. 15 яшендә җирле колхозга эшкә урнаша. 1939 елда балалар бакчасы тәрбиячесе курсларында белем ала. Һөнәре буенча туган авылында эшли башлый.

1957 елда Кола ярымутравының Кандалакша шәһәренә күченә. Башта юл эшчесе булып эшләде, соңрак аңа 314нче номерлы «Кандалакштрансстрой»трестының төзелеш-монтаж поездының монтажчылар бригадасын җитәкләүне ышанып тапшыралар. Аның бригадасында 18 хатын-кыз эшли, яңа юллар салу белән шөгыльләнәләр.

Җиденче бишьеллык нәтиҗәләре буенча Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнә.

СССР Югары Советы Президиумының 1971 елның 7 маендагы Указы белән тимер юл элемтәсен оештыруда аерым казанышлары һәм югары җитештерү казанышлары өчен Екатерина Петровнага Приходькога Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале белән бүләкләнә.

Кандалакш шәһәрендә яши. 1980 елда лаеклы ялга чыга һәм туган Чернигов шәһәренә күченә.

Екатерина Петровна Приходько 2006 елның 21 гыйнварында вафат була.

Remove ads

Бүләкләре

Хезмәттәге уңышлары өчен б=лёклёнё:

башка медальләр.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads