Елена Чаушеску

From Wikipedia, the free encyclopedia

Елена Чаушеску
Remove ads

Елена Чаушеску (7 гыйнвар 1916[3]25 декабрь, 1989) — Румын коммунистлар партиясенең генераль секретаре һәм президенты Чаушескуның[4] хатыны. Хөкүмәтнең беренче вице-премьеры, Румын коммунистлар фиркасе Үзәк Комитеты һәм РКП Политбюросы составына керә, Румын Фәннәр академиясеннән һәм илнең зур химия ICECHIM компаниясе башлыгы була.

Кыска фактлар Елена Чаушеску, Туган телдә исем ...
Thumb
Елена Чаушеску һәм Ион Илиеску 1976 елда

1989 елның 22 декабрендә күтәрелеш барышында төшөрөлгән ире белән бергә башкаладан качып китәләр. Элек вертолетта, аннан автомобилдә качалар. Тырговиште шәһәренә кадәр барып җитәләр, әммә шул ук көнне икесе дә армия тарафыннан тотыла[5]. Оештырылган гадәттән тыш революцион трибунал аларны дәүләткә каршы җинәяттә, үз халкының геноцидында, чит ил банкларында яшәрен исәп ачуда һәм «милли иктисадны җимерүдә» гаепли[6][7][8].

1989 елның 25 декабрендә ни бары берничә сәгать эчендә трибунал карары буенча икесе дә хәрбиләр тарафыннан атып үтерелә, ә бының алдыннан бөтен мөлкәтләре конфискацияләнә[9].

Remove ads

Биографиясе

Иртә еллары

Елена Петреску Румынияда Петрешти коммунасының Дымбовица берәмлегендә крестьян гаиләсендә туган. Әтисе аның сабанчы булган. Язулар күрсәтүенчә, ул башлангыч мәктәптән кул эшләре буенча гына яхшы бәя белән китә (авыл мәктәбендә укый алмый)[10] Башлангыч мәктәптән соң агасы белән Бухарестка китә, анда лаборант булып эшли. Шуннан соң туку фабрикасында эш таба.

Фирка эшмәкәрлеге башы

1937 елда Румын коммунистлары партиясенә керә.

1939 елда Елена, шул чакта коммунист -подпольщик, Дофтан төрмәсеннән чыккан булачак ире белән таныша[11]. Чаушескуның кызга күзе төшә. Икенче дөнья сугышы төгәлләнгәннән соң алар өйләнешә[12]. Күп еллар дәвамында Николаеның сәяси тормышында, Елена Петреску, шул елларда белемсез эшче-тукучы[13] көчәя барган роль уйный[14], һәм соңыннан Николае Чаушескуның сәяси карарларында бик ерак ук кеше булмый. Яшь сагында Елена химия заводында эшләргә өлгерә. Шуның белән бәйле аны соңыннан илнең иң эре химия лабораториясе җитәкчесе итеп куялар (Химия эзләнү милли институты). Соңыннан, галим дәрәҗәләренә ия булган «Карпат гение» хатыны «фән кояшы» дип игълан ителә һәм Румын Фәннәр академиясе башына тора.[10]

Сәяси күтәрелеше

Сәясәттә дә Елена Чаушеску икенче ролләрдә калмый. Ул еш кына ирен чит илләргә рәсми визитларда озатып йөри. 1971 елның июнендә, КХР га дәүләт визиты вакытында Мао Цзэдунның хатыны Цзян Цинның илдә чын власын исәпкә ала. Күрәсең, Елена моннан илһам ала, һәм шуннан алып Румынияда аның сәяси күтәрелеше башлана. 1971 елның июлендә ул социаль-икътисади күзаллау буенча Үзәк комиссия әгъзасы итеп сайлана, 1972 елның июлендә КП Үзәк комитетының хокуклы әгъзасы булып китә. 1973 елның июнь аенда, Эмиль Боднар күрсәтүе аркасында, фирка башкарма комитетына сайлана. 1974 елның ноябрь аенда РКП-ның XI съездында сәяси башкарма комитетның әгъзасы була, 1977 елның гыйнварында югары фирка органы әгъзасы, Сәяси башкарма комитетның Даими бюросы әгъзасы. 1980 елның мартында аны премьер-министрның беренче урынбасары итеп куялар[15][16].

Remove ads

Шәхес культы

Елена Чаушеску да ирендә булган «көчле» шәхес культының объекты була. Николае Еленаны шул кадәр зурлый, хәтта аны «милләт әнисе» дип йөртә башлыйлар. Һәм барысына караганда, аның тәккәберлеге һәм хөрмәткә теләге иренекенә караганда да көчлерәк була. Иренә карата кебек беррәттән, румын телевидениесына телеэкраннан аның сүрәте буенча да катгый фәрман бирелә. Мәсәлән, «гомуми йорт кыяфәте» (яшь сагында бик чибәр булса да), шулай ук зур танавы аркасында бер кайчан да профильдә күрсәтелергә тиеш булмый[17]. Елена Чаушеску ачыктан-ачык үзе өчен «иптәш» дип аталу зур хөрмәт дип әйтә, ләкин АКШ-тагы румын эмиграциясе вәкилләре аны мыскыллап еш кына «мадам Чаушеску» (күзләре өчен) дип атаган.

Remove ads

Төшүе һәм үлеме

Рәсми версия буенча, ихтилал чорында, 1989 елның 22 декабрендә Чаушескулар, ярдәмчеләре һәм сакчылар белән бергә, башкаланан кача. Митингыга җыелган халыктан качып, элек вертолетта очалар. Соңыннан бергәләп автомобилдә дәвам итәләр. Шул ук көнне Тырговиште шәһәрендә кулга алыналар[18]. Шунда ук, ике көн үткәч, хәрби базада гадәттән тыш трибунал оештырыла, ул бөтен мөлкәтен конфискацияләү белән ирле-хатынлы Чаушескуларны атуга хөкем итә[19].

1989 елның 25 декабрендә Раштуа вакытында языла, ә аннары румын телевидениесы буенча трибунал утырышы күрсәтелә[20]. Шуннан соң, хөкем карарына ярашлы, Тырговиште шәһәренең хәрби часте территориясендә Чаушескуны (14:50)[21] өч десант салдаты атып үтерә[22]. Шуннан соң аларны алып китәләр һәм «Стяуа» стадионында яткан килеш калдыралар. Ә аннары аларны Генч хәрби зиратында күчереп җирлиләр. Кичекмәстән ашыгыч күрсәтмә процесс һәм үле Чаушескулар видеога төшереп алына һәм тиздән күп көнбатыш илләрендә кадрларда күрсәтелә[23][24]

Чаушескулар 1990 елның 7 гыйнварында үлем язасын гамәлдән чыгарганга кадәр Румынияда соңгы җәзаланучылар була[25].

Гаиләсе

Аларның өч баласы (Нику, Зоя һәм Валентин) 1989 елда декабрь вакийгалардан соң кулга алына. Нику Чаушеску геноцидта гаепләнә, ә Зоя һәм Валентин — милли иктисадны җимерүдә. 1990 еллар башында алар сак астыннан азат ителә. 2006 елның октябрендә, Чаушеску власы таркалганнан соң 17 ел диярлек үткәч, Румын суды аның балаларына революциядан соң тартып алынган милекне кайтарырга карар чыгара.

Наградалары

  • «Социализмның җиңүе» орденын тапшыру белән Румын Социалистик Республикасының Герое (1981)

Басмалары

  • Research work on synthesis and characterization of macromolecular compounds, Editura Academiei Republicii Socialiste România, 1974
  • Stereospecific Polymerization of Isoprene, 1982
  • Nouvelles Recherches Dans Le Domaine Des Composes Macromoleculaire, 1984
  • Достижения в химии и технологии полимер, 1988

Күмәк мәдәнияттә

Аны кайчакта CO2 химик элементын дөрес әйтмәвенә сылтанып «Codoi» кушаматы белән атыйлар . Аны күпләр, шул исәптән рәсми кешеләр, мыскыллап бу исем белән күрсәтмә хөкем вакытында атай[26][27][28][29]. Юморның үзенчәлеге шунда, ул чыннан румын сүзе булып тора. Ул «зур койрык» дигәнне аңлата[30].

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads