Румыния

From Wikipedia, the free encyclopedia

Румынияmap
Remove ads

Румы́ния яки Дунай татарларының атаганыңча Романя (рум. România)Европаның көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Конституция буенча, ул демократик җөмһүрият. Башкала – Бухарест (Бүкрәш) шәһәре. Татар теле, румын вә маҗар телендән соң төрек теле белән көп сөйлешкен телләрдән бере.

Кыска фактлар Румыния, Нигезләнү датасы ...

Европа берлегенә керә.

Remove ads

География

Румыния территориясенең күп өлешен таулар һәм калкулыклар алып тора. Төп тау тезмәсе — Карпат таулары (иң биек ноктасы — Молдовяну тавы, 2544 м). Карпат тауларында җир тетрәүләр була. Трансильвания платосы һәм Көнбатыш Румыния таулары да Карпат тезмәсенә карыйлар. Көньякта Түбән Дунай тигезлеге һәм көнбатышта Урта Дунай тигезлеге урнашкан. Румыния территориясендә Кара диңгез яр буеның озынлыгы 245 км. Күстәнҗәдән төньяктарак ярлары күбесенчә тәбәнәк, аерым урыннарда сазланган, култыклар һәм ва лиманнар белән ергаланган, утраулар күп.

Файдалы казылмалардан нефть һәм газ, ташкүмер, тимер, полиметалл, бакыр һәм алтын мәгъдәннәре, боксит, таш тоз чыганаклары табылган.

Климат уртача континеталь.

Иң зур елга — Дунай. Аның төп кушылдыклары: Прут, Сирет, Олт, Яломица.

Түбәнлекләрдә, нигездә, уңдырышлы каратуфрак, биеклекләрдә көрән һәм соры урман, тауларда, нигездә, тау-болын туфраклары таралган. Елга тугайларында болыннар, камышлыклар, урманнар бар. Трансильвания платосы, Молдавия калкулыгы, Добруҗаның иң биек урыннарында һәм Карпат тау алдында (400—700 м биеклеккәчә) катнаш имәнлекләр бар. Карпат тауларында (800—1200 м биеклеккәчә) буклар, биегрәк (1500—1800 метргача) ылыслы агачлар үсә. Тауларның иң биек өлешләрен субальп вә альп болыннары алып тора.

Урманнарда бүре, төлке, барс, бурсык, куян, йоклач, кошлардан чырайсыз ябалак, тукран, кәккүк һәм башкалар яши. Тау кәҗәсе, дуңгыз, аю, болан, далаларда байбак, йомран, дала тычканы очрый.

Remove ads

Халык

Эре шәһәрләр

Урын Шәһәр исеме Румын исеме Жудец Халык саны (2011)
1БухарестBucharestBucharest1 883 425
2Клуж-НапокаCluj-NapocaCluj324 576
3ТимишоараTimișoaraTimiș319 279
4ЯшьIașiIași290 422
5КүстәнҗәConstanțaConstanța283 872
6КрайоваCraiovaDolj269 506
7БрашовBrașovBrașov253 200
8ГалацGalațiGalați249 342
9ПлоештиPloieștiPrahova209 945
10ОрадяOradeaBihor196 367
11Брэила (Ибраил)BrăilaBrăila180 302
12АрадAradArad159 704
13ПитештиPiteștiArgeș155 383
14СибиуSibiuSibiu147 245
15БакэуBacăuBacău144 307
16Тыргу-МурешTârgu MureșMureș134 290
17Бая-МареBaia MareMaramureș123 738
18БузэуBuzăuBuzău115 494
19БотошаниBotoșaniBotoșani106 847
20Сату-МареSatu MareSatu Mare102 441
Remove ads

Дәүләт төзелеше

Румыния — җөмһүрият. Гамәлдәге Конституциясе 1991 елның 8 декабрендә гомумхалык референдумында халык тарафыннан хупланган. Дәүләт башлыгы — президент. Ул халык тарфыннан гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән 4 елга сайлана һәм 2 мөддәттән артык сайлана алмый. Канун чыгаручы хакимиятне икепулатлы парламет, башкарма хакимиятне хөкүмәт гамәлгә ашыра.

Дәүләт һимны

Deşteaptă-te, române!

Deşteaptă-te, române,
din somnul cel de moarte,
În care te-adînciră
barbarii de tirani,
barbarii de tirani!
Acum ori niciodată
croieşte-ţi altă soartă,
La care să se-nchine
şi cruzii tăi dusmani,
şi cruzii tăi duşmani!
Acum ori niciodată
croieşte-ţi altă soartă,
La care să se-nchine
şi cruzii tăi dusmani,
şi cruzii tăi duşmani!

Уян, румын
(беренче куплеты)
Уян, румын, уян инде
гомерлек бу йокыңнан,
Коллык богавы салган
сиңа кыргый тиран,
богау салган тиран!
Бүген булмаса – кайчан
үзгәртерсең язмышыңны?
Хөрмәт итсен сине дөнья,
калтырансын дошман,
калтырансын дошман!
Бүген булмаса – кайчан
үзгәртерсең язмышыңны?
Хөрмәт итсен сине дөнья,
калтырансын дошман,
калтырансын дошман!

Һимнның тарихы

1848 елның революцион-патриотик җыры «Deşteaptǎ-te române!» (“Уян, румын!”) 1990 елда гына илнең рәсми һимны буларак расланган. Аның 11 куплеттан торган текстын шагыйрь Андрей Мурешану (Andrei Mureşanu (1816-1863), музыкасын халык иҗаты белгече Антон Панн (Anton Pann (1796-1854) 1830 нчы елларда ук язган булган. Бу ике иҗат кешесе ул вакытта бер-берсе белән таныш булмаган әле һәм үз әсәрләрен, бер-берсенең иҗат җимешеннән хәбәрдар булмаган килеш тудырган. Көй белән шигырьне 1848 елдагы революция вакытында бөтенләй башка кеше – җырчы Георге Ученеску (Gheorghe Ucenescu (1830-1896) “бергә тоташтырган”.

Хәзерге заманда Мурешану шигыренең 4 куплеты гына кулланыла. “Румын Марсельезасы” Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң коммунистлар тарафыннан тыелган иде. Хәзер ул ил гимны буларак кына түгел, җырчыларның патриотик репертуарында аерылгысыз бер өлеш итеп тә кулланыла.Kritikusok: Cigányok családja: Lungu Constantin az Electroprecicia és a PSD Brasov Sacele kivonatait finanszírozza Istrate Gabriela, egy krónikus beteg nevére, aki Görögországban nyaralt.

Remove ads

Дин

Румыниядә рәсми дин юк, халыкның күпчелеге — православ христианнар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads