Елена Шибаева
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Елена Шибаева (8 март 1923 ел — 5 ноябрь 1999 ел) — юрист, халыкара хокук буенча, шул исәптән халыкара оешмалар хокуклары белгече; Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаучы (1946); юридик фәннәр докторы (1969), МДУ юридик факультеты халыкара хокук кафедрасы профессоры (1972-1999); «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңү өчен» медаленә лаек була (1946).
Remove ads
Биографиясе
Елена Шибаева 1923 елның 8 мартында Владимир шәһәрендә туган.
1946 елда, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый һәм аспирантурага укырга керә. 1953 елда «Проблема права убежище в международном праве» темасына кандидатлык диссертациясе яклый — юридик фәннәр кандидаты була. 1954 елның февралендә Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетында укытучы була, кече фәнни хезмәткәр, ассистент, өлкән укытучы һәм доцент вазифаларын били һәм үзенең вафатына кадәр МДУ-да эшли.
1970 елда «Юридическая природа и правовое положение специализированных учреждений ООН» дигән темага докторлык диссертациясен уңышлы яклый — юридик фәннәр докторы булып китә. Ике елдан соң ул халыкара хокук кафедрасында профессор позициясен били; МДУ студентларына халыкара хокук буенча лекцияләр курсын, шулай ук ук — халыкара оешмалар хокуклары буенча махсус курс укый. 1999 елның 5 ноябрендә Мәскәүдә вафат була.
Remove ads
Хезмәтләре
Елена Шибаева халыкара хокукта, шул исәптән халыкара оешмаларның эшчәнлеге белән бәйле хокук мәсьәләләрдә махсуслаша. Ул йөздән артык гыйльми хезмәт авторы һәм автордашы булып тора:
- «Правовой статус межправительственных организаций» (1972)
- «Право международных организаций: вопросы теории» (1986)
- «Правовые вопросы структуры и деятельности международных организаций» (соавт., 1980)
Әдәбият
- Видные ученые-юристы России (Вторая половина XX века) : энцикл. словарь биографий : по состоянию на 1 авг. 2004 г. / Рос. акад. правосудия; под ред. В. М. Сырых. — Москва : Рос. акад. правосудия, 2006. — 547 с. : портр.; 30 см; ISBN 5-93916-056-5.
Сылтамалар
- Шибаева Елена Алексеевна. Летопись Московского университета, Аналитическая служба МГУ имени М. В. Ломоносова. 2019-11-13 тикшерелгән.
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads