Ефим Учитель

Ефи́м Ю́льевич Учи́тель (1913 елның 15 (28) октябре, Тирасполь, Херсон губернасы, Россия империясе — 1988 елның 18 августы, Ленинград, ССРБ) — совет From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Ефи́м Ю́льевич Учи́тель (1913 елның 15 (28) октябре, Тирасполь, Херсон губернасы, Россия империясе1988 елның 18 августы, Ленинград, ССРБ) — совет операторы, режиссёр һәм документаль кино сценарий авторы. Бөек Ватан сугышы елларында фронт кинооператоры. ССРБның Халык артисты (1976).

Кыска фактлар Ефим Учитель, Туган ...
Remove ads

Тормыш юлы

Ефим Учитель 1913 елның 15 (28) октябрендә Тираспольда яһүд гаиләсендә туа[1][2][3]. Әтисе 1914 елда нигез салынган «Днестровский край» газетасы типографиясендә җыючы булып эшли[4], 1918 елда ул вафат була һәм гаилә абыйсы тәрбиясендә кала[5]. Апасы кинотеатрда кассир булып эшли һәм Ефим тиздән кинематограф, аннан фото белән мавыга. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Ленинградтагы ФЗУ мәктәбенә укырга юллама белән җибәрелә. Кирпеч һәм механика заводларында эшли[6].

1930 елдан 1935 елга кадәр Ленинград киноинженерлар институтының оператор факультетында укый. Институтны тәмамлаганнан соң оператор ассистенты, 1937 елдан Ленинград кинохроника студиясендә оператор булып эшли. 1939—1940 елларда Совет-фин сугышы вакытында «Маннергейм сызыгы» (1940) документаль фильмын төшерүдә катнаша.

1941 елның июненнән Ленинград фронтының һәм 67 нче армиянең киногруппасында була. 1942 елда режиссёр буларак «Ленинград көрәштә» фильмы өстендә эшли. Ленинград темасын «Ленинград блокадасы өзелеше» (1944), «Ленинград» (1947), «Ленинград батырлыгы» (1959), «Ленинград белән очрашу» (1970), «Ленинград. Еллар һәм казанышлар» (1974), «Ленинград — каһарман шәһәр» (1975) фильмнарында дәвам итә[7].

1964 елдан — «Ленинохроника» (1968 елдан — Ленинград документаль фильмнар студиясе) беренче иҗат берләшмәсенең сәнгать җитәкчесе.

50дән артык документаль фильм, киножурналлар өчен сюжетлар, махсус кинохроника чыгарылышлары төшерә.

БКП(б) әгъзасы, 1940 елдан ССРБ кинематографистлар берлеге әгъзасы (Ленинград бүлеге)[8].

1988 елның 18 августында Ленинградта вафат була. Серафим зиратында җирләнгән.

Гаилә

Хатыны — Нина Константиновна Войцеховская (1922—1995), «Искусство» нәшриятында мөхәррир. Улы — Алексей Ефимович Учитель (1951), кинорежиссёр, оператор, продюсер һәм сценарий авторы.

Remove ads

Бүләкләр

Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads