Завьялово (Удмуртия)

авыл, муниципаль округ үзәге (Удмуртия, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Завьялово (удм. Дэри, Завьял, рус. Завья́лово) ― авыл, Удмуртиянең Завьялово районы муниципаль округы һәм 2021 елга кадәр Завьялово авыл җирлегенең административ үзәге. [3] Удмуртиядәге иң зур авылларның берсе: халык саны – 11066 (2021).[4]

Кыска фактлар Завьялово, Дәүләт ...

Remove ads

География

Авыл республика башкаласы Ижау шәһәре үзәгеннән көньяк-көнчыгышка таба 18 км ераклыкта, Позимь елгасының сулъяк кушылдыгы Быдвайка елгасы ярында, Ижевскины әйләнеп үтүче автомобиль юлы белән Гольян тракты урамы киселешендә урнашкан.

Транспорт

Республика башкаласы Ижаудан 301, 321 номерлы автобуслар (маршрутларга Ижевск шәһәренең 2нче автобус предприятиесе хезмәт күрсәтә), 319, 357 номерлы автобуслар, № 101, 341, 353, 363, 367 һ. б. маршрут таксилары йөри.

Авыл зур булуга карамастан, җәмәгать транспорты маршрутлары нибары ике урам: Гольян һәм Калинин урамнары буйлап уза.

Сәгать зонасы

Завьялово авылы, бөтен Удмурт Республикасы кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытны UTC өчен күчерү + 4: 00 тәшкил итә.

Тарих

Авылга (село) нигез салыну датасы дип 1749 елның 11 феврале — Синод тарафыннан 12 авыл кергән приходны ачу һәм Изге Николай гыйбадәтханәсен төзү турында карар кабул ителгән көн санала. [5] Завьялово («Дери Чудьи, Завьялово тож») турында беренче мәртәбә 1710 елгы җанисәптә телгә алына [6], авылда 55 хуҗалык булуы теркәлгән, бөтен көньяк һәм үзәк Удмуртиядә иң зур удмурт торак пунктларының берсе исәпләнгән.[7] Әүвәлге исемнәре – Дэри (удм. Дэри — «Шапшак, пычрак», Деринка елгасы исеме), Дери, Дери-Чудья, Никольское.

1774 елның июнендә Завьяловода Крестьяннар сугышы җитәкчесе Емельян Пугачев штабы урнашкан булган. [6][8]

Унынчы ревизия мәгълүматлары буенча, 1859 елда казна авылы Завьяловода 96 хуҗалыкта 731 кеше яшәгән, авыл училищесы, почта станциясе, 4 тегермән һәм тимерчелек эшләгән. Авыл Нократ губернасының Сарапул өязенә карый.

1918 елда Завьялово кешеләре Ижау-Воткинск восстаниесе(рус.) вакыйгаларында катнаша. 17 августта Ижаудагы восстаниене бастыруга юнәлтелгән Антонов-Овсеенко(рус.) отряды авылны ала һәм биредә үз штабын оештыра. Әмма 20 августта кызылармеецлар Завьяловодан подполковник Власовның Ижау гыйсъянчылары отряды тарафыннан куып чыгарыла. Ижауны Азин дивизиясе штурмлаган вакытта Завьялово аша фетнә күтәргән ижаулыларның бер оборона линиясе уза. 6 ноябрьдә авыл артиллерия утына тотыла, 7 ноябрьдә авыр сугыштан һәм штык һөҗүменнән соң Кызыл Гаскәр тарафыннан яулана. [9][10]

1929 елда Вотяк автономияле өлкәсендә Ижау районы төзелә, анда Завьялово да керә. 1937 елда үзәге Завьялово булган Завьялово районы төзелә. [11] 1963 елда Завьялово районы һәм күрше районнарның бер өлеше үзәге Ижау булган, яңа оешкан Ижау авыл районына кертелә, әмма 1965 елда район үзәге кабат Завьяловога күчерелә һәм район Завьялово районы итеп үзгәртелә. [12][13]

2021 елдан – Завьялово районы муниципаль округы административ үзәге. [14]

Remove ads

Халык саны

Подробнее Халык саны ...

Икътисад

Удмурт электроремонт заводы, Урман хуҗалыгы, колхоз. «Удмуртгеология»геология-эзләү экспедициясе конторасы. [18] «РосЕвроплант» ЯАҖ — алман селекциясе сортлы орлык бәрәңгесе үстерү буенча Россия-Алмания уртак предприятиесе. [19]

Авыл халкының бер өлеше Ижау икътисадына маятник миграциясе рәвешендә җәлеп ителгән.

Завьяловода җирле һәм федераль кибетләр челтәрләре супермаркетлары («Магнит», «Пятерочка») эшли. [20]

Remove ads

Мәдәният, социаль өлкә

Thumb
Музей

Хәзерге вакытта Завьяловода аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбе, коррекция интернаты, спорт мәктәбе, 2 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, хастаханә, «Үзәк» мәдәният комплексы, китапханә, район тарих һәм мәдәният музее (2000 елда ачылган), яшьләр үзәге бар.

Богоявление чиркәве һәм Емельян Пугачев штабы урнашкан йорт региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән. [21]

Remove ads

Дин

Thumb
Завьялово чиркәве
Православие
  • Могҗиза ясаучы Николай гыйбадәтханәсе ( ru) [22]

Шәхесләр

  • Һаҗәр Абашева (1932), психоневрология интернаты директоры, районның мактаулы гражданы (2018).
  • Манефа Барышникова (1934―2012), район башкарма комитеты рәисе (1985-1990), районның мактаулы гражданы (1995).
  • Татьяна Кощеева (1954), Удмуртиянең атказанган халык мәгарифе хезмәткәре, районның мактаулы гражданы (2021). [23]

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads