Нократ губернасы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Вятка губернасы, яки Вәтке губернасы[2][3] (рус. Вятская губерния, удм. Ватка губерния) — Россия империясенең административ берәмлеге. 1796 елда Вятка калгайлыгыннан чыккан. Элекке Вятка губернасы территориясендә хәзерге Удмуртиянең һәм Киров өлкәсенең зур өлешләре урнаша.
Remove ads
География
Чиктәшлек (1914 елына)
Тарих
Алтарих
1708—1710 елларда Петр I илне җиде губернасына бүлгән. Вятка иле Казан, Себер һәм Архангельск губерналары арсында бүленгән; Себер губернасына аның төп өлеше кергән.
Реформа буенча, Себер губернасын үзәге Тубыл иде, ләкин беренче Себер губернаторы Вятканы яхшырак күргән. 1711—1715 елларда Вятка Себер губернаның хакыйкый үзәге иде.
Яңа реформа буенча, Себер губернасы эчендә өч (Вятка, Саликам һәм Тубыл) провинция барлыкка килгән. Вятка провинциясе эченә җиде дистрикт барлыкка килгән. 1721 елда Көңгер дистрикты Саликам провинциясе составына тапшырылган.
1780 елгы административ реформа буенча, Вятка провинциясе һәм Казан губернасының көньяк өязләре Вятка калгайлыгына берләштерелгәннәр.
XVIII гасыр
1796 елда Вятка губернасы барлыкка килә.
XX гасыр
1918 елда Советск өязе барлыкка килә.
1919 елда Төньяк Нократ тау округы барлыкка, ләкин ел үткәч, ул юкка чыкты.
1920 елда Алабуга, Сарапул, һәм Глазов өязләре, шулай ук Малмыж, Өрҗем, һәм Яраң өязләре Пермь губернасы, Татарстан АССРга, Вәтәк АӨ һәм Мари АӨ составына тапшырылганнар.
1921 елда Омутниск өязе барлыкка килә.
1923 елда Орлов өязе исемен Халтурин өязенә исемен алыштырды.
1924 елда Советск өязе, ә 1928 елда — Өрҗем өязе юкка чыгарла.
1929 елда Вятка губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Түбән Новгород өлкәсе составына керә.
Remove ads
Административ бүленеше

1775 елда барлыкка килгән Вятка калгайлыгы башта 13 өязгә (Вятка, Орлов, Глазов, Сарапул, Алабуга, Слободской, Кайгород, Өрҗем, Котельнич, Царевосанчурск, Малмыж, Яраң һәм Нулин) бүленгән. 1796 елда, Кайгород һәм Царёвосанчурск өязләр юкка чыгарылганнар.
Халык
Еллар буенча халык саны[4]:
Remove ads
Губернаның җитәкчелеге
Генрал-губернаторлар
Наместниклыгынын хакимнәре
Губернаторлар
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads