Займище күпере

Идел аша автоюл күпере, Займище (Кузма билеге, Казан шәһәре бистәсе, сул ярында) һәм Яр буе Морквашы (уң ярында) авыллары янында урнашкан From Wikipedia, the free encyclopedia

Займище күпере
Remove ads

Займище күпере (рус. Займищенский мост) — Идел аша автоюл күпере, Займище (Кузма билеге[2], Казан шәһәре бистәсе, сул ярында) һәм Яр буе Морквашы (уң ярында) авыллары янында урнашкан.

Кыска фактлар Займище күпере, Кисеп үтә ...

Мәскәү Көньяк портыннан 1295,4 километр ераклыкта, Яшел Үзән тимер юл күпереннән 12 километр түбәнрәк, Казан елга портыннан 15 километрга югарырак, М7 «Идел» автоюлының 777-нче километрында урнашкан.

«Волгомост»ның 3нче номерлы күпере отряды тарафыннан 198189 елларда төзелгән.[3]

Remove ads

Тарих

Төзелеш 1981 елда башланган. Беренче чират үз эченә күпер кичүне һәм киләчәк М7 трассаның өлешләрен (Иделгә кадәр — Сембергә юл үткәргеч һәм Яр буе Морквашы янында транспорт чишелеш, Идел артында — Займищедә тимер юл күпере һәм Залесныйда чишелеш) керткән.

2011 елда күпердә әсфәлт йөгертмәсен алмаштырганнар, әмма автотранспорт хәрәкәте туктатылмаган.[4]

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads