Сембер
Россиядәге шәһәр, Сембер өлкәсе администрациясе үзәге From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сембер (рус. Ульяновск, чуаш. Чĕмпĕр, эрз. Ульянонь ош), Ульян — Россиядәге шәһәр, Сембер өлкәсе администрациясе үзәге. Бу шәһәр Идел яры буенда урнашкан. Хәзерге шәһәр башлыгы — Панчин Сергей Сергей улы.
Халык саны — 613 793 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 637 288 кеше (2010).[8]
Remove ads
Исеме
Шәһәрнең беренче исеме, Сембер Болгар кенәзе артыннан бирелә. Шуңа күрә ул урысча да Синбирск, аннары Симбирск булып тора. 1924 елда ул Ульянов-Ленин артыннан Ульяновск дип аталган.
География
Шәhәр Идел елганың сул ягында, Мәскәүдән 890 километр көчыгыштарак урнашкан. Муниципаль берәмлек буларак Новоульяновск шәһәр округы, Чардаклы һәм Сембер районнары белән чикләнә.
Куйбышев тимер юлының Ульяновск станциясе. Шәһәр аша А151 (Сембер — Чуел — М7 автоюлы), Р178 (Саранск — Сембер — Мәләкәс — Самар), Р228 (Сембер — Сызран — Сарытау — Волгоград), Р241 (Сембер — Буа — Казан) автоюллар баралар.
Климат
- Уртача еллык температура — +5,0 °C
- Уртача еллык җил тизлеге — 3,9 м/с
- Уртача еллык һава дымлылыгы — 74%
Remove ads
Тарих

Сембер крепостена Хитрово Богдан Матвей улы 1648 елда нигез салган.
1670 елның октябрендә Семберне Степан Разин гаскәрләре чолганышка алганнар, ләкин алар патша гаскәре тарафыннан җиңелгәннәр; Степан Разин үзе дә яралана.
1774 елда Сембер острогында Емельян Пугачёв ябып тотылган.
1708—1717 һәм 1728—1780 елларда — Казан губернасы составында, 1737 елдан аның Сембер провинциясе үзәге, 1780 елдан — Сембер калгайлыгы үзәге,1796 елдан — Сембер губернасы үзәге.
XIX гасырда — Идел буендагы икмәк, балык, терлек һәм урман сәүдәсе эре үзәкләреннән берсе. 1790-елларда Сембердә беренче театры ачыла, 1840-елларда театр училищесы.
1856 елда Сембер шәһәрендә 26 чиркәү, 2613 йорт һәм 677 лавка (кибет) булган. 1890-елларда тимер юл Семберне Инза белән, ә XX гасыр башында — Бөгелмә белән тоташтырыла.
1918 елның июньдә Сембер акгвардиячеләр һәм чехословаклар тарафыннан басып алына. Шул ук елның сентябрьдагы Сембер операциясе нәтиҗәсендә азат ителә.
1924 елда Владимир Ульянов-Ленин хөрмәтенә Сембергә Ульяновск исеме бирелә. 1928 елдан — Урта Идел өлкәсе (1929 елдан — крае) составында, 1936 елдан — Куйбышев өлкәсе үзәге.
1943 елдан Сембер өлкәсе үзәге булып тора.
Халык
1811[10] | 1840[10] | 1856[10] | 1897[11] | 1914[10] | 1926[10] | 1931[10] | 1939[10] | 1959[12] | 1970[13] | 1979[14] | 1989[15] | 2002[16] | 2010[8] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~13 300 | ~17 700 | ~26 500 | 41 684 | ~55 200 | ~68 700 | ~68 900 | ~103 800 | 205 942 | 351 085 | 463 964 | 625 155 | 635 947 | 613 793 |
Милли состав
Административ бүленеш

Шәһәр 4 районларына бүленә:
Ленин районы — шәһәрнең иң иске районы. Ул Идел һәм Зөя арасының төньягында ята вә гадәт буенча Үзәккә һәм Төньякка бүленә.
Кардәш шәһәрләр
Шәһәрдә туганнар
- Владимир Ленин (1870 — 1924) — Россия империясе һәм ССРБ сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, революционер, ССРБ нигезләүчесе.
- Александр Керенский (1881 — 1970) — Россия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Вакытлы хөкүмәте министр-рәисе.
- Надия Бакыева (1912-1999), педагогия фәннәре докторы.
- Шакир Измайлов (1897-1937), ТАССР хезмәт халык комиссары.
- Асия Измайлова (1903-1993), җырчы.
- Назыйм Мөхитов, биатлончы.
- Шамил Һидиятуллин, журналист.
- Илдар Бикчәнтәев, футболчы
![]() |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
---|



Remove ads
Дин
- Православие
- РПЧнең Сембер митрополиясе
- Сембер епархиясе
- Спас-Вознесение соборы
- Сембер епархиясе
- Ислам
- ҮДН карамагындагы Сембер мөфтияте
- РФ МДН карамагындагы СӨ МҮДН
- «Ихлас» мәчете
- Католиклык
- Яһүд дине
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads