Заһир Исмәгыйлев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Заһир Исмәгыйлев
Remove ads

Заһир Исмәгыйлев, Заһир Гариф улы Исмәгыйлев, баш. Заһир Ғариф улы Исмәғилев (1916 елның 26 декабре (1917 елның 8 гыйнвары), Ырынбур губернасы, Югары Сәрмән2003 елның 30 мае, Уфа) — композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе. БАССР (1963), РСФСР (1968), ССРБ (1982) халык артисты. РСФСР дәүләт (1973), БАССР С. Юлаев исемендәге Дәүләт (1967) премияләре лауреаты. ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1942 елдан).

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тулы исеме ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1916 елның 26 декабрендә (1917 елның 8 гыйнвары) Ырынбур губернасы (хәзерге БР Белорет районы) Югары Сәрмән (Сәрмән) авылында туган. 1937 елда П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршындагы башкорт студиясенә укырга керә. Бөек Ватан сугышы елларында Уфада эшли, фронт бригадаларында концертлар белән катнаша, ватандарлык рухындагы җырлар иҗат итә («Башкорт батырлары», «Каһарманнар турында җыр», «Соңгы хат», «Шәйморатов генерал»). Башкорт студиясен тәмамлагач (1948), Мәскәү консерваториясенең композиторлык факультетында белем ала. 1954-1978 елларда БАССР композиторлар берлеге рәисе, 1968-1988 елларда Уфа дәүләт сәнгать институты ректоры, 1977 елдан профессор.

З. Исмәгыйлев — республиканың сәнгатендә, мәдәниятендә сизелерлек эз калдырган шәхес. Милли опера, камера-вокал, хор, инструменталь музыкалар үсешенә зур өлеш кертә. «Салават Юлаев», «Урал илчеләре», «Каһым-түрә», «Акмулла», «Шәүрә», «Агыйдел дулкыннары» операларының музыкасы авторы. Л.Б. Степанов белән берлектә беренче башкорт балетын — «Торна җыры» (1944) иҗат итә.
300дән артык җыр һәм романс язган.

Уфа мөселман зиратында җирләнде.

Remove ads

Гаиләсе

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Thumb
Сәрмәндә музей-йорты

Хәтер

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads