Ырынбур губернасы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ырынбур губернасы (рус. Оренбургская губерния, баш. Ырымбур губернаһы) — 1744—1782 һәм 1796—1928 елларда Россия империясе һәм РСФСР составында административ берәмлек.
Губернаның үзәге — Ырынбур шәһәре.
Remove ads
География
Чиктәшлек
Тарих
Ырынбур губернасы 1744 елда оеша. 1752 елда аңа Әстерхан губернасыннан Гурьев (соңрак Җаек губернасына тапшырыла) шәһәре күчә; 1773 елда Ырынбур губернасы составына Казан губернасыннан Самар шәһәре күчә.
1775 елда өч провинциягә бүленгән:
- Ырынбур провинциясе
- Исәт провинциясе
- Уфа провинциясе
1782 елда Уфа калгайлыгы барлыкка килә; үз эчендә ул Уфа һәм Ырынбур өлкәләренә бүленгән. Уфа өлкәсенә сигез өяз теркәп куелган:
- Уфа өязе
- Бөре өязе
- Минзәлә өязе
- Бөгелмә өязе
- Богыруслан өязе
- Бәләбәй өязе
- Стәрлетамак өязе
- Чиләбе өязе
Ырынбур өлкәсенә дүрт өяз теркәп куелган:
- Ырынбур өязе
- Верхнеуральск өязе
- Бозаулык өязе
- Сергиевск өязе
Гурьев һәм Җаек шәһәрләре Әстерхан губернасы составына тапшырылалар.
1796 елда Уфа калгайлыгы Ырынбур губернасына әйләнә. 1802—1865 елларда губернаның үзәге Уфа булды. 1850 елда, Самар губернаның барлыкка килүе аркасында, аңа Бөгелмә, Бугуруслан һәм Бозаулык өязләре тапшырылалар.
1865 елда Ырынбур губернасы составыннан Уфа губернасы аерылып чыгарыла.
1919 елда Ырынбур губернасы составыннан Чиләбе губернасы аерылып чыгарыла.
1928 елда Ырынбур губернасы юкка чыгыраыла, ә аның территориясе Урта Идел өлкәсенә кертелә.
Remove ads
Административ бүленеш

1918-1928 елларда үзгәрешләр
1919 елда Ырынбур губернасы составыннан Чиләбе губернасы аерылып чыгарыла; шул ук елда губернаның кисәге Башкортстан АССР составына тапшырыла.
1922 елда Исаево-Дедово өязе барлыкка килә; 1923 елдан ул Кашинрнск өязе исемен йөртә. 1927 елда барлык өязләре юкка чыгарылалар һәм районнар оештыралар.
Халык
Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча):
Remove ads
Губернаның җитәкчелеге
Хәрби губернаторлар
Губернаторлар
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads