Земфира Сәхипова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сәхипова Земфира Гыйзетдин кызы (13 апрель 1940 ел) — галим-педагог, югары мәктәп укытучысы, шагыйрь. Педагогия фәннәре кандидаты. РСФСРның мәгариф отличнигы, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы. Салават Юлаев ордены кавалеры.
Remove ads
Биографиясе
Земфира Гыйзетдин кызы Сәхипова 1940 елның 13 апрелендә Башкорт АССРының Куергазы районы Ермолаево авылында туган.
Сугыш алдыннан атасын эш буенча Ишембай шәһәренең Смакай бистәсенә күчерәләр. Ишембай шәһәренең 14-нче (Смакай) башлангыч мәктәбен,3-нче башкорт урта мәктәбен (хәзерге Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге 2-нче Башкорт гимназия-интернатын) 1957 елда тәмамлый.
1963 елда Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлагач, Әхмәр авылында рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1966—1972 елларда Стәрлетамак педагогия институтында укыта.
Remove ads
Гыйльми эшчәнлеге
1972 елдан Милли мәгариф проблемалары институтының Башкортстан филиалы гыйльми хезмәткәре, 2006-2015 елларда Мәгарифне үстерү федераль институтының әйдәүче белгече (Мәскәү).
Милли мәктәпләрдә рус теле укыту методикасы, милли мәктәпләр өчен рус теле дәреслекләре авторы. Соңгы елларда чит илдән Россиягә килүче иммигрантлар өчен рус теле буенча уку әсбаплары яза. 200-дән артык фәнни хезмәт авторы. Башкортстан өчен 10 фән кандидаты әзерләп, фән юлына чыгарган. Аның педагогия буенча гыйльми хезмәтләре мәгариф өчен мөһим әсбаплардан санала.
Remove ads
Гыйльми хезмәтләре
- › Education › Multicultural Education Речевое общение в многоязычной семье. Front Cover. Земфира Гизетдиновна Сахипова. Китап, 1998 — Education — 142 pages.
- Сахипова З. Г. Литературное чтение. Учебник для детей мигрантов и переселенцев. 1 кл. Издательство «Просвещение».
- Сахипова З. Г., Орлова Т. Н., Бабурин А. В. Литературное чтение. Учебник для детей мигрантов и переселенцев. 2 кл. Издательство «Просвещение».
- Сахипова З. Г., Орлова Т. Н., Бабурин А. В. Литературное чтение. Учебник для детей мигрантов и переселенцев. 3 кл. Издательство «Просвещение».
- Сахипова З. Г., Орлова Т. Н., Бабурин А. В. Литературное чтение. Учебник для детей мигрантов и переселенцев. 4 кл. Издательство «Просвещение».
Җәмәгать эшчәнлеге
«Күп милләтле Мәскәү» язучылар оешмасының рәисе вазифасында Земфира Гыйзетдин кызы Мәскәүдә яшәүче башкортларны берләштерү өчен бихисап эш башкара.
Гаиләсе
Тормыш иптәше педагогия фәннәре докторы профессор Нәзир Экба белән ике кыз тәрбияләп үстергән. Кызы Зарема Экба - филология фәннәре кандидаты. 1997 елда «Башкорт телендә гарәп һәм фарсы теленнән кергән сүзләр» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган (специальность 10.02.06 «Тюркские языки»). 1997 елдан бирле, Россия Фәннәр академиясендә Урал-алтай телләре бүлегендә эшли.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads