Зылатаус операциясе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Зылатаус операциясе
Remove ads

Златоуст операциясеватандашлар сугышы барышында 1919 елның июнь—июльдә узган ЭККА Көнчыгыш фронтының Себер армиясе көчләренә каршы һөҗүм итү операциясе. ЭККА Көнчыгыш фронты каршы һөҗүменең состав өлеше.

Кыска фактлар Дата, Урын ...
Remove ads

Операция барышы

Кызыл Армиянең һөҗүме Уфа операциясенең уңышлы тәмамланудан соң 24 июньдә башлана. 24—25 июньдә кызылларның 26-нче һәм 27-нче укчы дивизияләре Караидел елгасы аша чыгалар. 27-нче төмәне сугышлар белән Бөре тракты буенча алга китә. 26-нче төмәне сугышларсыз Юрүзән елгасы үзәнлеге буенча алга китте һәм 2 июльдә Нәсибаш авылы янындагы аклар позицияләренә чыкты; каты сугышлар җәелеп киткәннәр. Аклар 26-нче дивизияне камап алганнар диярлек, ләкин 5 июльдә Нәсибашка кызылларның 27-нче укчы төмәне килеп җитә, ул акларны КүсәБирдәвешСатка сызыгына чигенергә мәҗбүр итәләр.

Шул ук вакытта бу сызыгына көньяктан шуңа кадәр Белоретны һәм Тирләнне алган кызылларның 24-нче төмәне, ә төньяктан алган кызылларның 35-нче төмәне килеп җитәләр. Бердәм һөҗүмнәр белән алар 10-12 июньдә аклар оборонаны өзәләр һәм 13 июньдә Златоустны алалар. Зур югалтуларын күргәч, аклар Чиләбегә чигенәләр.

Remove ads

Әдәбият

  • Совет хәрби энциклопедиясе, өченче том, 475-нче бит.


Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads