Зырянка (Колыма кушылдыгы)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Зырянка (Колыма кушылдыгы)
Remove ads

, , һәм [1]

Кыска фактлар Зырянка, Кушыла: ...

Зырянка - Россия Федерациясенең Саха (Якутия) Республикасында урнашкан елга, Колыманың сул кушылдыгы. Елганың озынлыгы 299 км, дренаж бассейны мәйданы 7310 км² [2] . Ул Гармычан һәм Момский таулары арасында барлыкка килә, Сибик елгасы кушылган урыннан астарак, Колыма тигезлегендә ага. Кар һәм яңгыр белән сулары белән туена. Октябрь урталарында катып, май ахырында ачыла [3] .

Remove ads

Ачылу тарихы

Елганың бассейны 1644 елда Михаил Стадухин җитәкчелегендә рус казаклары тарафыннан ачылган. Ул сугышчы чукчалар турында беренче булып мәгълүмат язып алган. 1647-1648 елларда яңа җирләр эзләү эшләре алып барыла.

Ландшафт

Рельеф нигездә термокарст формалы. Ярлары алтын һәм төрле минераллар ятмалары булган калкулыклар һәм кыялар белән уратып алынган. Ара-тирә тау тундрасы белән урман тундрасы күренә.

Флора һәм фауна

Елга авызына якынрак урыннарда куаклар, үләнчел тундра һәм боланнар утлап йөргән яфраклы сирәк агачлар үсә. Уртача температурасы 10 градустан да артмаган җәй, җилле һәм буранлы озын салын кышлар елга бассейны тереклегенә зур тәэсир ясый. Елгада муксун, горбуша, кет, сиг, омуль, сельдь балыгы, кәрәкә һәм бик күп башка төр балыклар яши.

Thumb
Колыма елгасы бассейны

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads