Колыма
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
һәм Колыма (рус. Колыма, сах. Халыма) — Россиянең Магадан өлкәсе һәм Саха Җөмһүрияте территориясеннән ага торган елга.
Озынлыгы 2129 км. Бассейнының мәйданы 643 мең км².
Охота-Колыма таулыгында башланып, Көнчыгыш Себер диңгезенә коя. Югары өлеше Колыма яссытаулыгы буйлап тар һәм тирән үзәнендә ага. Урта агаымында үзән киңәеп, елга тармакларга бүленеп китә. Колыманың түбән өлеше Колыма түбәнлегеннән ага.
Кар, яңгыр һәм җир асты суларыннан туена. Елга октябрь башында бозланып, май—июньдә боздан арына.
Уртача су чыгымы Среднеколымскида 2250 м³/сек. Елга 5,5 млн. т ләм китерә. Бахапча елгасы кою җиреннән тамкка кадәр көймә йөрешле. Колыма бассейнында алтын чыганкалары бар.
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads