Зөлфия Гарипова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Зөлфия Рәиф кызы Гарипова (1969 елның 20 ноябре, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия самбочысы һәм дзюдочы. Самбо буенча Европа чемпионы, дзюдо буенча Европа чемпионатының бакыр призеры. Дзюдо буенча Россиянең халыкара класслы спорт остасы. Югары категорияле тренер[2].
Remove ads
Тормыш юлы
1969 елның 20 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. «Россия Юность» (Казан) физкультура-спорт берләшмәсе клубы өчен чыгыш ясый[3].
1990 елда Япониядә халыкара турнир призеры була. 1996 елда Атлантада узган җәйге Олимпия уеннарында катнаша. Олимпиаданың беренче көрәшендә Кытай вәкиле Лю Чуангка җиңелә һәм алдагы көрәштән төшеп кала. 1994 елда Мәскәүдә узган студентлар арасында самбо буенча Дөнья чемпионатында беренче урынны яулый[4]. 1996 елда Япониядә узган дзюдо буенча Дөнья чемпионаты көмеш призеры.
2018 елда «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә[5].
Спорт карьерасын тәмамлый. «Ак Барс» көрәш сараенда (Казан) дзюдо һәм самбо буенча тренер булып эшли.
Remove ads
Спорт казанышлары
- Студентлар арасында самбо буенча Дөнья чемпионаты — 1 урын;
- Самбо буенча Европа чемпионаты — 1 урын;
- Дзюдо буенча Дөнья чемпионаты — 2 урын;
- Хатын-кызлар арасында дзюдо буенча БДБ чемпионаты — 3 урын;
- 1994 елда дзюдо буенча Россия чемпионаты — 2 урын[6];
- 1996 елда дзюдо буенча Россия чемпионаты — 3 урын;
- 1996 елда Атлантада узган җәйге Олимпия уеннары — 7 урын[2].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads