Иван Казанков

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Иван Иванович Казанков (1942 елның 1 апреле, Сиктерме, Әлки районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия сәясәт эшлеклесе, җитештерүне оештыручы.

Кыска фактлар Иван Казанков, Туган ...

Өченче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты (1999—2003)[2].

Remove ads

Тормыш юлы

Иван Казанков 1942 елның 1 апрелендә Татарстан АССРның Әлки районы Сиктерме авылында чуаш гаиләсендә туган. 1965 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.

Татарстанда һәм Чуашстанда зоотехник булып эшләгән. 1972 елдан Мари Элда. Юрино районының «Ветлужский» совхозында зоотехник булып эшләгән. 1974—1979 елларда Бәрәңге районының «Елеевский» совхозы директоры булып эшли. 1979—1999 елларда «Звениговский» совхозы директоры, 2003 елдан — АХК рәисе, 2007 елдан — «Звениговский» АХК директоры.

Мари Эл Республикасы Дәүләт Советы депутаты (1996—2000, 2004 елдан). 1999—2003 елларда — Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты. 19 нчы Мари бермандатлы сайлау округыннан (Мари Эл Республикасы) сайланган.

2000 елдан КПРФның Мари республика комитеты беренче секретаре.

Remove ads

Бүләкләр

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads